Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Федотовканың «Аланлык» фольклор ансамбле халыкара фестивальдә катнашты

Узган ялларда Чирмешән районында «Луковая долина» фестивале узды, ул «Татарстанда җәй» республика проектының якты бер өлеше булды.

9 августта, уңган, булган, суган үстерү буенча дан тоткан Чирмешән районы «Луковая долина» фестивалендә катнашырга төрле төбәктән килгән 12 районны каршы алды. Бу чараның максаты – авыл хуҗалыгының әһәмиятен һәм традицияләрен саклау.

Фестивальдә Лениногорск районының Федотовка авылындагы «Аланлык» керәшен фольклор ансамбле дә катнашты.

Әлеге чарада һәр районның ансамбльләре җырлы-биюле номерлар белән чыгыш ясап, тамашачыларга күңелле мизгелләр бүләк иттеләр. Мастер-класслар һәм күргәзмәләр бәйрәмне тагын да ямьле итте, катнашучыларга тәҗрибә туплау  мөмкинлеге бирде.

Фестиваль Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.

Фото Федотовка авылы клубыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев