Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәйдән Федора түти чишмәдән су алу йоласы турында сөйләде

Зәй районы Урта Баграж авылында яшәүче Пидура түти (Федора Краснова) беренче тапкыр су алгандагы йола турында сөйләде.

Керәшеннәр электән үк табигатьне саклап, тирән һәм тәрбияви йола-гадәтләр башкарганнар. Зәй ягында чишмәдән беренче тапкыр су алганда кызыклы йолалар булган.

– Безнең якта шундый гадәт. Су эчкәннән соң, нинди дә булса бүләк салалар, җеп өзеп булса да калдыралар. Һәм мондый сүзләр әйтелә:

Җир әткәсе Җирән сакал, Су әнкәсе Сары байтал
Сиңа — яулык, миңа — саулык. 

Беренче тапкыр су эчкәндә, үзеңә саулык теләп, нәрсәне дә булса бүләк рәвешендә калдырырга кирәк. Су чыганагы — ул тормыш. Һава белән сусыз торып булмый, – дип искәртте Федора Краснова.

Фрида Вәлитова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев