Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Евдокия Толстова: «Үз халкымның йолаларының гүзәллегенә, камиллегенә сокланганам»

Бирдебәк авылында яшәүче Евдокия Григорьевна керәшен кызы булуы белән горурлана.

Керәшеннәрнең кем икәнен беләсегез килсә, алар белән бергә туйларда, кунакларда, бәйрәмнәрдә булырга кирәк. Шунда гына керәшен халкының юмартлыгын, кунакчыллыгын, эчкерсезлеген, күңеленең чисталыгын күрерсез. Мин бу сүзләрне үзем керәшен булганым өчен генә түгел, йолаларның гүзәллегенә, камиллегенә сокланганга әйтәм. Шуңа күрә бездә чын керәшенчә ашлар, туйлар башыннан алып, ахырына кадәр җырдан гына тора дисәк тә бу арттырып әйтү булмас.Әнием исән вакытта туйларга бара иде, дөресен әйткәндә чакыралар иде үзен. Туйның башыннан ахырына кадәр, бер җырлаган җырын ике тапкыр җырламыйча, кеше кесәсенә кермичә, бәйрәм буе керәшен көйләрен җырлап утыра иде. Димәк әти- әнием керәшен булгач, мин кем булам соң. Керәшен мин, чөнки мин керәшеннәрне үз күзләрем белән күреп, тоеп, сиземләп үстем. Кая гына барсак та, ни генә эшләсәк тә керәшеннең йола-гадәтләрен югалтмыйбыз, түбәнсенмичә без керәшеннәр диеп, башыбызны югары күтәреп йөрибез, керәшенлегебезне исбатлый алабыз. Татар авылында торсам да керәшенлегем белән горурланам мин. Ике милләт вәкиле бер-беребезне ихтирам итеп, дус, тату яшибез. Берсеннән дә күңелне рәнҗетерлек сүзләр ишетмим хәзер. Чөнки мин керәшенлегебезне исбатлап яши алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев