Елена Данилова: «Керәшенлекне бары тик гаиләдәге кануннар аша гына саклап калып була»
Интернет һәм телефоннар дөньясында үскән балага керәшен йолаларын ничек тапшырырга? Керәшен әдәбе ул нәрсә? Казаннан Елена Данилованың бу хакта уй-фикерләре.
Керәшен әдәбе, дигәндә, безгә кадәрге буынның безгә сеңдергән, без дә киләчәккә калдырырлык йолала-гадәтләредер дип уйлыйм мин. «Мин керәшен», дип әйтер өчен, ким дигәндә бәйрәмнәребезнең ничек аталуын белү кирәк. Әдәпне кечкенәдән гадәт яки норма буларак кабул итмәсәк, ул я югала, я онытыла. Аны әле белү генә дә аз. Һәрдаим күрү, кабатлау, үтәү дә мөһим. Керәшенлекне бары тик гаиләдәге кануннар аша гына саклап калып була, дип уйлыйм. Гаиләдәге үзара сөйләшү бары тик үзебезчә булганда гына, балалар шуңа ияләшә, аңлый һәм җавап та кайтара алалар.
Питрау чәчәкләрен, Тройсон белән Питрау арасында мунча себеркеләрен балалар белән бергә җыелса, Рождествога славут әйтүне, зыяратта үлеләр өстен җыештыруны, Олы көнгә күкәйләр буяуны, Нардуганчылар йөрүне,Качмануны, бала чумылдыруны һ.б. балалар да күреп, катнашып үссәләр бик шәп булыр иде. Аларны шуңа кызыксындыру безнең бурыч. Дөрес, интернет, телефон, виртуаль уеннардан аерып алу хәйран авыр эш.
Бер танышым бала вакытта әби-бабай тәрбиясендә үскән шәһәр малае, ир кеше. Утызга җиткәч кенә милләт белән кызыксына, керәшен бәйрәмнәренә йөри, традицияләрен өйрәнә башлавын әйтә. Бала чактагы әбисенең сөйләгәннәрен исенә төшерә, үзенең тамырларын барларга омтыла. Үзе рус телендә генә сөйләшсә дә, безнеңчә аңлый. Димәк, әби-бабайның тәрбиясе бушка булмаган. Бу «биштә өйрәнгән- илледә дә онытылмас» дигән сүз. Әдәпне бары тик үзебезнең яшәү рәвеше аша гына, киләчәк буынга тапшыра алабыз.
«Айбагыр» лагере, Җәкәү йорты, «Туганайлар» газетасы, КВН командабыз, бик күп ансамбльләребез бар. Төрледән-төрле чаралар, концертлар үткәрелеп тора. Барып күрә алмасак, интернет аша карыйбыз.
Үзем ел саен керәшенчә марафонда катнашам. Монысы – киләчәккә үзем, ыруым турында мәгълүмат калдыру өчен. Бу да керәшенлекне саклауның бер чарасы. Көчтән килгәнчә тырышабыз. Алдагысын вакыт күрсәтер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев