Елена Бичарина: «Җыр яшәргә көч бирә, сәхнәгә чыксам, бар дөньямны онытам»
Лена Исмәгыйловна Кайбыч районының Мәлки (Иске Корбаш) авылыннан. Балачагы һәм үсмерлек еллары шунда үткән. Авырлыкларны җырулары белән җиңәргә өйрәнгән әнисенең моңы бәләкәй Лена күңелендә тирән урын алган.
Үсмер чак
Лена Бичарина 1958 елны Мәлки җидееллык мәктәбенә укырга бара. Җиденче класстан соң, укуын Иске Тәрбит мәктәбендә дәвам итә. Ул, аеруча, беренче укытучысы Елизавета Нестерованы еш искә ала: «Укытучылар безгә белем дә бирделәр, тормыш юлын күрсәттеләр, әхлаклылыкка өйрәттеләр. Бүген дә аларның сүзләре, акыллы киңәшләре онытылмый. Ничек өлгергәннәрдер, ул вакытта укучылар да күп бит, һәр баланың сәләтен күреп, аны үстерергә тырыштылар. Кичләрен, эш беткәч, без, балалар җыелышып, төрле уеннар уйный идек», — ди ул. Һәр эшне дус-туганнар белән бергә җыелышып башкаруларын, җырларга, биергә онытмауларын да әйттеп үтте талант иясе.
Завод эшчесе
Кечкенәдән үк геолог булу хыялы белән яшәгән Лена Бичарина 1968 елда Казан дәүләт педагогия институтына юл тота. Тик, кызганычка, зур конкурс аның хыялларына аяк чала. Туган якларына кайтырга оялган Ленаны туганнары күн заводына эшкә урнаштыралар. Әнисенең тутасы Мария Михайловна аны үзе белән «Сәйяр» ансамбленә чакыра. Шулай итеп, Лена Бичаринаның сәхнә тормышы башланып китә. Бу еллар хакында ул болай сөйләде: «Заводта тиреләр эшкәртәбез, күн ясыйбыз. Гел үзалдыма җырлап эшлим, хәтта хезмәттәшләремә ял итеп алырга да ирек бирмим икән.... «Лена, кайчан укырга керәсең инде?», — дип якташым, Сания апа Елгушова кулыма белдерүле газета тоттырды. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә җырчылар җыялар икән. Безнең бригада мине шул конкурска җибәрергә карар кылды».
Халык мәхәббәте
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленә башлап җырлаучы итеп эшкә алына. Лена Бичарина моңлы тавышы, яңадан-яңа җырлары белән республикабыз гына түгел, бөтен СССРны, чит илләр тамашачасын шаккатыра. Ул халык җырларын иң оста башкаручыларның берсе булып таныла. Керәшеннәрнең моңарчы ишетелмәгән җыруларын халыкка чыгаручы да ул. Җырларын Тунис, Италия, Африка, Чехословакия, Япония, Финляндия, Югославия, Төркия, Франциядә дә яратып тыңлыйлар.
«Зәңгәр чиләк килде»
«Җыр яшәргә көч бирә, сәхнәгә чыксам, бар дөньямны онытам. 70нче елларда «Чатырлар» һәм «Зәңгәр чиләк» җырларын радиога яздырдым. Концерт белән кая гына барсак та, исемем белән түгел, «Зәңгәр чиләк килде», дип каршылыйлар иде», — ди ул. Җырлары радио фондына кабул ителгән җырчы яңа дәрт белән иҗат эшенә керешә.
Авылын сагынып яши
Күп сәхнәләрдә яңгыраган «Иске Корбаш җыры» туган авылына багышланган. Георгий Ибушев сүзләренә Лена Бичарина көй язган «Тау буе» җыры 1999 елны Сәйдәшев исемендәге зур концерт залындагы «Керәшен моңнары» кичәсендә башкарыла.
Туган ягы аның һәрчак күңел түрендә саклана. Әнисе үз янында булгангамы, Кайбыч ягындагы керәшен авылларына барып концерт куя алмый. Мондый бәхеткә ул яңа гасырга чыккач ирешә. Биш авылда да аны тамашачы якын итеп каршылый. «Зәңгәр чиләк»не җырлатмыйча сәхнәдән төшерми.
Кискен борылыш
Иҗаты чәчәк аткан чорда әнисе сукыраеп, урын өстенә кала. Җырчы, ике дә уйламыйча, яраткан эшеннән китеп, әнисен карый. «Шөкер, әнием өчен барысын да эшләдем», — дип хатирәләрен яңартты җырчы. Әнисе мәңгелеккә күчкәннән соң ул татар дәүләт филармониясенә килә, андагы «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы члены була. Бичаринаны тормыш сынаулары шактый сыный. Тик, ул сынауларга бирешми, Татарстанда шундый дәрәҗәле ансамбльдә солист булуына сөенә, моны язмыш бүләгенә саный.
Саулык — зур бәхет
Лена Исмагыйлевна белән бүгенге тормышы турында сөйләштек: «Тормышта яңалыклар күп була торган яшьне уздым, сиксән ягына чыктым. Җәйне Иске Корбашта, әнидән калган йортта үткәрәм. Кышка Казаныма кайтам.
Иртән уянып күземне ачуга, бүген дә якты көнне күрдем, дип, Аллага шөкер итәм. Сәламәтлек, үз күзләрең белән дөньяны күрү, үз аякларыңда йөрү — зур бәхет. Иң мөһиме, әле безне өмет-ышаныч тулы өр-яңа көн көтеп торсын. Илләребез тыныч, имин булсын», — ди карендәшебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев