Дүсмәттә геройларны искә алганнар
9 декабрь – Россиядә Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә, изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройларны искә ала.
Ватан Геройлары көне – тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора.
Мамадыш районының Дүсмәт мәдәният йорты хезмәткәрләре махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән һәм батырларча һәлак булган авылдаш егетләренең әти-әниләре Светлана Иванова, Людмила һәм Петр Степановлар, шулай ук, хәзергесе вакытта хәрби операциядәге егет Эльнарның әнисе Рәсимә Спиридонова, авыл кешеләре белән бергә СВОда һәлак булган егетләргә истәлек итеп куелган стеллага чәчәкләр куйганнар.
«Геройларны искә алдык. Авылыбызның 3 егете - Вадим, Олег, Николайлар безнең күңелләрдә матур эшләре, истәлекләре белән мәңге сакланыр. Тизрәк сугышлар бетеп калган егетләребез исән-сау туган авылларына кайтсыннар иде», – дип сөйләде клуб җитәкчесе Мария Петрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев