Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Дуслык күпере»: Порымда Иске Яңа елны керәшенчә бәйрәм иттеләр

Менделеевск районы кунаклары Грахов районының Порым авылында Иске Яңа елны керәшен традицияләре буенча билгеләп үттеләр.

Бу бәйрәм, январь аенда якыннар белән ике тапкыр җыелырга мөмкинлек биреп, һәркемнең яраткан тантанасы булып тора.

Порым мәдәният йортында узган кичәдә Менделеевск районының Сәйтәк авыл мәдәният йортыннан «Кәрендәшләр» керәшен җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Аларга җирле коллективлар – «Тәңкәләр» вокаль ансамбле һәм «Лидер» район мәдәният сарае артистлары кушылды.

Бу чара ике район арасындагы дуслыкны ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек булды, мәдәни алмашу һәм бердәмлек рухын тудырды.

«Порым авылында узган бу матур кичә, чыннан да, ике район арасындагы дуслык күперен ныгытуда зур роль уйнады. Керәшен традицияләренә нигезләнгән бәйрәм, төрле буын вәкилләрен берләштереп, милли йола-гадәтләрне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру мөһимлеген тагын бер кат искәртте. «Кәрендәшләр» ансамбленең моңлы җыурлары һәм дәртле биюләре, «Тәңкәләр»нең матур вокаль чыгышлары һәм «Лидер» артистларының күңелле номерлары тамашачыларга онытылмас мизгелләр бүләк итте», – дип хәбәр итте Сәйтәк авылы клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.

Фотолар Я. Гыйззәтуллинадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев