Дүрт Мунча авыл мәдәният йортында төрле халыкларның йолалары һәм кыйммәтләре турында
Зәй районының Дүрт Мунча авыл мәдәният йортында 15 июль көнне авыл халкы өчен Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында «Мәдәният аша бердәмлек» исемле дусларча аралашу сәгате узды.
Чарада илебездә яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары һәм кыйммәтләре турында сөйләгәннәр.
«Бу — дөньяга карашны киңәйтергә, үзара аңлашуны ныгытырга һәм мәдәният аша бердәмлекне тоярга менә дигән мөмкинлек, – дип сөйләделәр чараны оештыручы Дүрт Мунча авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре. Әлеге чара кыйммәтле мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә төрле милләт вәкилләре арасында диалог һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданына да әйләнде. Биредә һәркем үзенә якын һәм кызыклы нәрсә тапты, илебезнең күптөрлелеген тәшкил иткән уникаль гореф-гадәтләр һәм йолалар белән танышты. Хәзерге дөньяда аеруча мөһим булган милли бердәмлек, толерантлык һәм үзара хөрмәт мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде».
Катнашучылар Россиянең милли сәясәте формалашу тарихы белән таныштканнар, халыкларның мәдәни мирасын саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән дәүләт программалары, шулай ук милләтара элемтәләрне ныгытуга ярдәм итүче чаралар турында белгәннәр.
Фото Дүрт Мунча мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев