Думбра моңнары яңгырады: Җәкәү йортында җыен узды
23 апрель көнне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Думбрачылар җыены” үткәрелде.
Бу җыенның инициаторы этномузыколог, фольклорчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасы доценты Геннадий Макаров. Җыенга думбрада уйнарга яратучылар, укытучылар, студентлар һәм бу борынгы уен коралының моңлы яңгырашына битараф булмаган һәркем килгән иде.

Җыенның төп максаты – тәҗрибә уртаклашу, башкару осталыгын арттыру һәм Идел буе халыкларының милли музыкаль традицияләрен саклауга ярдәм итү.
Чарада Казан шәһәреннән, Түбән Кама, Тукай, Алабуга районнарыннан килгән думбрачыларның катнашуы – төбәгебездәге халык музыкасының борынгы тамырларына якынлашу, танылган осталардан кыйммәтле киңәшләр алу һәм үз осталыгыңны күрсәтү өчен зур мөмкинлек булды.

Беренче өлештә Геннадий Макаров Идел буе халыкларында думбрада уйнауның үсеш тарихы турында сөйләде. Геннадий Михайлович әлеге материалларны төрле төбәкләрдә фольклор экспедициясендә булган вакытларда туплаган. Аларның шактыен экрандагы видеода күрдек.
“Мин бу хакта күбрәк әнием Анна Федоровна сөйләгәннәрдән белдем. Ул искә алганча, 1930 еллар уртасында Зәй районы Пидәр авылында, аларның өйләрендә түгәрәк карынлы думбра булган. Әнинең бабасы шул думбраны кулына еш алган. Ике кыллы бу думбраны тегәрҗептән тарттырылган кыллар белән көйләп, бию, такмак көйләре уйнаган һәм оныкларын җырлап биеткән. Ул думбраның озынлыгы якынча 70–75 сантиметр булган. Зәй районы Югары Баграж авылында 1917 елларда да думбрада уйнау киң таралганлыгы турында җырак әбием Елизарова Татьяна Андреевна (1906 елда туган) сөйли иде. Аның әйтүе буенча, аларның авылларындагы думбра карынының формасы грушасыман, бөтен агач кисәгеннән уелып ясалган булган.
Борынгы уен кораллары белән кызыксынуым да шуннан башлангандыр. Эзләнә торгач музыка уен коралларының бик күп еллар элек тә кулланылганы, аларны халык үз куллары белән ясаганы ачыкланды. Ыру агачларын барлап үз тамырларыңны белгән кебек, элгәреге буынның ниләр белән шөгыльләнүен, мәдәниятен ачыклау да бик кирәк”, – дип сөйләде Геннадий Михайлович.

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова:
“Безнең мәдәни үзәктә Россия һәм дөнья күләмендә танылган музыка белгече Геннадий Макаровның эшләве зур горурлык. Безнең үзәк Казанда һәм Татарстанда керәшен фольклорын, милли мәдәниятне саклаучы һәм халыкка җиткерүче бер утрау кебек. Геннадий Михайловичның үз эш бүлмәсе бар, анда музыка һәм сәнгатькә багышланган күпсанлы китаплар, фәнни хезмәтләр тупланган. Безгә еш кына журналистлар килә, этномәдәният буенча дәресләр һәм мастер-класслар үткәрелә. Шуңа күрә, республикада беренче тапкыр оештырылган бу җыенның безнең үзәктә узуы бик урынлы.
40 елдан артык этномузыка һәм борынгы уен кораллары буенча эзләнүләр алып барган Геннадий Макаровка сокланырлык. Әлбәттә, бу бик зур эш. Җыен 15-20 ел элек тә үткәрелергә мөмкин иде, әмма аның бүген, нәкъ безнең үзәктә узуы сөенечле. Мин бу фестивальнең дәвамлы, нәтиҗәле булуын, традициягә әйләнүен һәм яшьләрнең этномәдәнияткә булган кызыксынуын арттыруын телим. Геннадий Михайлович керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле өчен күп кенә этномузыка белгечләрен әзерләде. Ул консерваториядә укыта һәм аның укучылары безнең үзәктә, республикабызның югары уку йортларында эшлиләр.
Безнең үзәк этномәдәни проектлар белән генә чикләнми, без экспедицияләр дә оештырабыз. Үзәк белгечләребез Геннадий Михайлович белән бергә ел саен экспедицияләрдә булып, халык җырулары, традицион киемнәр, уен кораллары турында кыйммәтле мәгълүматлар туплыйлар”, – дип ассызыклап үтте.

Татарстан Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков та биредә иде. Ул:
“Мин әлеге слетны үткәрү традициягә кереп калачагына ышанам. Керәшеннәрчә әйтсәк, мондый башлангычлар табигый рәвештә башлана һәм һәрвакыт мәдәнияттә лаеклы урын яулый. Үз ягыңны, аның мәдәниятен ярату – ул патриотлык, бердәмлек үрнәге. Киләчәктә дә эшләрегез, эзләнүләрегез илебез һәм халкыбыз файдасына булсын”, – диде.
Аннан соң, этномузыка өлкәсендә алдынгы белгечләр мастер-класслар үткәрде. Соңрак исә, талантлы думбрачылар татар, рус, мари, удмурт, нагайбак, керәшен көйләреннән төзелгән концерт белән чыгыш ясады.

Шулай ук, чарада Геннадий Макаровның «Керәшеннәр мәдәниятендә халык музыка кораллары» дип исемләнгән, бай эчтәлекле китабы тәкъдим ителде. Бу басма керәшеннәрнең «Матди булмаган мәдәни мирас объектлары»н барлауга багышланган сериянең беренче китабы булды. Китапның тагын бер мөһим үзенчәлеге – ул туган телдә язылган, бу исә музыкаль белем өлкәсендә сирәк очрый торган күренеш.

Геннадий Макаров җитәкчелегендәге команданың тырышлыгы нәтиҗәсендә туган бу хезмәт, керәшеннәрнең борынгы уен коралларына, аларның тарихына һәм кулланылышына тирән анализ ясый.

«Думбрачылар җыены»ның үзенчәлеге шунда иде, ул төрле милләт вәкилләрен, төрле яшьтәге кешеләрне берләштерде. Бу очрашу, бары тик уен коралларына өйрәнү яки осталыкны камилләштерү генә түгел, ә милли мәдәниятне баету, берләшү өчен дә мәйдан булды. Думбраның моңлы авазлары астында, катнашучылар бер-берсенең йола-гадәтләрен, музыкаль традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә өйрәнделәр. Бу исә, бүгенге көндә бигрәк тә мөһим, чөнки ул милләтара тынычлыкны һәм дуслыкны ныгытуга ярдәм итә.
Геннадий Макаровның бу юнәлештәге эшчәнлеге, чыннан да, игътибарга лаек. Аның тырышлыгы белән генә мондый масштаблы чараларны оештырып була. Геннадий Михайлович галим дә, милли мәдәниятне саклаучы, пропагандалаучы, яшь буынны тәрбияләүче бер энтузиаст та. Аның киләчәккә караган планнары да бик зур: мондый җыеннарны даими үткәреп тору, яңа китаплар бастыру, халык музыкасын өйрәнүгә яңа белгечләр җәлеп итү. Бу эшләрнең барысы да, безнең төбәгебезнең музыкаль мирасын саклап калу һәм аны дөньяга таныту өчен бик кирәкле.
«Думбрачылар җыены» – бу башлангыч адым гына, һәм киләчәктә мондый чараларның тагын да күбрәк булуына ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев