Балтач районының Дорга авылыннан эшмәкәр Борис Андреевның авылдашлары өчен башкарган хезмәте бәяләп бетергесез.
Авылда чачауник төзү, чишмәне, юлларны төзекләндерү эшмәкәр Борис Андреев ярдәменнән башка узмаган. Авыл яшәсен дип янып йөри ул.
«Үземнең тракторларым да, тагылма агрегатларым да бар. Печән әзерләү, бакча эшләрендә бер-беребезгә булышабыз. Аңлашып, бергәләп яшәргә булсын авылдашларым белән. Һәр башкарган эшебез — киләчәгебез өчен. Чисталык та кирәк, ата-бабаларыбыз йөзен саклау да безнең өстә. Авылыбызның тарихи урыннарын барлыйбыз, аларны яңарту өстендә эшлибез.
«Теми бакча»сын күрсәтим. Ул атама керәшеннәрнең Тимофей, Тимей, Темәпей — исеменнән алынган. 1920 елларда илдәге яңа икътисади сәясәт халыкка үзенә ошаган хезмәт белән шөгыльләнергә мөмкинлек биргән. Тимофей авылдан читтәрәк бакча ясап, җиләк-җимеш агачлары үстереп, уңышын халыкка саткан. Монда безнең якларда сирәк очрый торган зелпе, биек карагай агачлары үсә. Ул аларны Алтайдан кайтарткан. Алда зур бер бурыч — шушы бакчаны рәтләү. Тирә ягын чистартып, матурлыйсы килә. Дорга бәйрәме шунда үтә», — дип уртаклашты Борис Васильевич.
Нет комментариев