Доргада Изге Тихон көнен билгеләп уздылар
29 июнь көнне Балтач районы Дорга авылында елдагыча зурлап авыл бәйрәмен уздырдылар.
29 июнь – изге Тихон көне. Бу көнне чиркәү Изге Тихонны искә ала. Дорга авылында ул престол бәйрәме булып санала. «Активист» күмәк хуҗалыгы Дорга бәйрәмен ел да зурлап оештыра. Атнаның нинди генә көненә туры килсә дә, ул үз көнендә, 29 июньдә уза. Бәйрәмгә якын-тирә авыллардан да бик күп кунаклар килә.
Бәйрәм, карендәшләребезнең җырулар белән мәйдан әйләнеп, кунакларны Дорга бәлеше белән сыйлаудан башланып киткән. Аннан хезмәт батырларын чакырганнар. Алар атка җигелгән арбага утырып мәйдан әйләнгәннәр. Аларның һәрберсенә дә бүләкләр тапшырганнар.

Дорга бәйрәме җыр-бию, уеннар белән үрелеп барган. Артистлар арасында «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, танылган җырчылар Алина Давыдова, Ринат Рахматуллин булган, шулай ук, авыл үзешчәннәре дә чыгыш ясаган.
Җыр-биюләр астында һәр теләгән кеше уеннарда катнашкан. Бәйрәм кичкә кадәр, җырчыларга кушылып җырлап, биеп дәвам иткән.
«Балык тоту», «Кашыкка күкәй куеп йөгерү», «Көянтә белән су ташу», «Капчыкта сикерү», «Капчык белән сугышу» кебек уеннарда катнашучылар бик күп булган, көрәш тә бик кызыклы узган. Бәйрәм караңгы төшкәнче дәвам итеп, авыл халкы да, кунаклар да бик канәгать калган.
«Бәйрәм тәмамлангач та, халык таралырга ашыкмады. Күңелләрдәге шатлык, җәйге кояш нурлары белән бергә, озак сакланыр. Олысы да, кечесе дә бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Әлбәттә, һәркемнең үзенең иң истә калган мизгеле булды: кемгәдер җырчыларның җырлавы ошаган, кемдер көрәш батырлары өчен җан аткан, ә кайберәүләр исә, балачакны искә төшереп, капчыкта сикерүдә ярышкан», – диделәр доргалылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев