Дорга авылы картаймый
Авылның ак дәдәе Борис Андреев сөйләвенчә, авыл халкы бердәм булып, җиң сызганып эшли. Язгы кыр эшләре дә гөрләп бара, халык җир җимертеп яши.
Һәркем үзенең хуҗалыгын булдыра, терлек асрый, сөт сата. Әле бәйрәмнәр уңаеннан бу көннәрдә генә зиратта узган келәү дә авыл халкының бердәмлеген күрсәтә.
- Быел елларны авыр килә дисәләр дә, язлар да әйбәт кенә үтеп китеп, җәйләр дә матур, – дип сүзен башлады Доргада яшәүче Борис Андреев. – Чәчүләр дә тәмамланды, бәрәңге дә утырттык, үсеп киләләр. “Активист” хуҗалыгы күп итеп кукуруз чәчә, маллар да шактый. Авыл кешеләре дә малны күп асрый. Сөт сату да артты. Әле шушы көннәрдә генә олы бәйрәмнәр уңаеннан, зиратка батюшка килеп келәү үткәрде. Авыл халкы тыныч кына яшәп ята. Авыл халкы актив, пенсия яшендә булсалар да, Альберт Максимов, Иван Миронов ел саен чәчү-уру эшләрендә катнашалар. Алар тәҗрибәле, алыштыргысыз машина йөртүчеләр. Аеруча сөенечлесе – авылда яшьләрнең калып яшәве. Алай гына түгел, аларның авыл тормышында актив катнашып, үзләренең киләчәккә планнары булу. Алар килеп. үзләренең тәкъдимнәрен кертәләр, фикерләрен җиткерәләр. Үземнең күршедә генә яшәүче Иванов Рамилләр зур йорт җиткезеп керделәр. Өйләнде, балалар үстерәләр. Күмәк хуҗалыкта эшлиләр. Волков Радион гаиләсен дә әйтеп китми булмый. Игорь Петухов армия хезмәтеннән соң авылда калды, авыл клубын җитәкли. Эшне бик тырышып алып бара, клубта ремонт башланды. Кыш буе концертлар оештырылды. Вадим Шакаев та йорт салу эшенә кереште. Дмитрий Михайлов та армиядән кайтып авылда калды. Массажист булып эшли. Хатыны Алена белән бер кыз үстерәләр. Дима әтисенең һөнәрен сайлады дисәк тә буладыр, әтисе стоматолог. Әле тагын да кайтырлар авылга дигән өметләр бар. Авыл бетәр дигән уйларны башка да кертергә теләмибез. Руслан Константинов та армиядән соң, күмәк хуҗалыкта инженер булып эшли. Снежана һәм Владимир Зубаревлар, Лена һәм Ринат Волковлар, өч бала үстерүче Рәзинә һәм Сергей Афанасьевлар да авылның актив гаиләләре. Алар да көне-төне эштә дисәң дә, ярыйдыр. Эшләгән кеше кайда да яши ала. Авылда мал да асрап була, җиләк-җимешен дә үстерергә мөмкинлек бар. Дөрес, күмәк хуҗалык булуы авылны шулай яшь тотуга зур ярдәм күрсәтә. 50 меңнән дә аз хезмәт хакы алмый алар. Әлбәттә, халыкның шәхси техникалары да җитәрлек, барлык эшне дә бергәләп башкарабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев