Россия Президенты Владимир Путин яңа чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны 20 сентябрьдә уздыру турындагы указны имзалады, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова тавыш бирүгә әзерлек башлануы турында игълан итте. Элегрәк ул 2026 елда бердәм тавыш бирү көне, сайлаучыларның ихтыяҗыннан чыгып, өч көн дәвам итәргә мөмкин, дип билгеләп үткән иде.
Илдә төрле дәрәҗәдәге 2,2 меңнән артык кампания узачак, 20,7 мең депутат мандатын һәм сайлап куелган вазифаларны алыштыру ниятләнә.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев