Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов Людмила Белоусованы үз эшен яхшы белүче җитәкче дип атады

65 яшьлек юбилее уңаеннан Людмила Даниловна турында җитәкчеләр һәм күренекле кешеләрнең фикерләрен тупладык.

— Людмила Даниловна — кеше буларак та, җитәкче буларак та, гадел, намуслы, башкаларга үрнәк һәм үз эшенә зур җаваплылык белән карый. Ул — керәшен иҗтимагый оешмасы башлангычында торган җитәкче. Барыбызны да борчыган мәсьәләләрне Татарстанның ул чагындагы беренче Президенты Минтимер Шәймиев алдында күтәреп чыгулары да игътибарга лаек. Республика керәшен оешмасы председателе Иван Егоров белән бер арбага җигелеп, үзара аңлашып эшлиләр. Иван Михайлович аңа ышана, ышанмаса, озак еллар бергә эшләмәсләр иде. Күндәм, эшне ахырына кадәр җиткерә белә ул. 

Иң мөһиме, керәшен иҗтимагый ошемасы җитәкчесе буларак, Иван Михайлович ул вакытта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән беренче мәртәбә очрашканнан соң, финанс ярдәм, реаль эшләр хәл ителә башлады. Финанс ярдәмнең фольклорны үстерүдә, Казанда керәшен культурасы үзәген оештыруда әһәмияте зур булды. Людмила Даниловна Казанда үзебезнең этник-культура үзәгебезне оештыруда да актив катнашты (Татарстандагы 170тән артык халыкның барысы да шундый үзәкләре булу белән мактана аламы икән?). 

Ул бар тармакта да актив. «Туганайлар» редакциясенә җитәкчелек иткәндә дә халыкның чын тормышын белеп, аны үз эшендә файдалана белде.

Республикакүләм Питрау бәйрәмен оештыруның бигрәк тә беренче елларында актив эшләде, Мамадыш районының ул еллардагы җитәкчесе буларак, Питрауны ничек оештыру, ничегрәк уздыру, бәйрәм сценарие һәм башка мәсьәләләр буенча бергәләп киңәшләшеп эшләдек, фикер каршылыклары булмады. 

Людмила Даниловна — оешмабыздан үсеп чыккан, җитлеккән җитәкче, үз урынындагы, үз эшен яхшы белүче кеше. Төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсендә андый кешеләр эшләвенә мин бик шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев