Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Чит ил кунаклары Түбән Юшады авылы музеенда булды

Җәй - ул сәяхәтләр, күңелле юл йөрүләр, туган якка, туганнарга кайту вакыты...

«Безнең авыл музеебыз Казахстаннан кунаклар кабул итте. Алар туганнарына кунакка килгәннәр һәм безнең музей турында ишеткәч, аны күрергә теләк белдергәннәр. Кунаклар мондый кечкенә авылда күп кенә кызыклы әйберләр күреп, борынгылыкка кагылу мөмкинлеге булуына чын күңелдән сокландылар.   Аларның рәхмәт сүзләрен ишетү бик күңелле булды», – диде клуб җитәкчесе Наталья Чепкасова.

Туган якны сагынулары, күрәсең, чиктән ашкан булган: яшьләренә карамастан, сәхнәне күргәч, кунакларның аяклары үзләреннән-үзләре биюгә тартылган.

«Шулай ук, Америкадан туганнарына кунакка кайткан карендәшләрнең дә музеебызга килүе турында алдан килешенгән иде. Алар да экспонатларга бай булган авыл музеебызны күреп, гаҗәпләнеп һәм сокланып калдылар.

Алар керәшеннәрнең көнкүреше, йолалары турында сораулар бирделәр, чөнки беренче төркемдә дә, икенчесендә дә килүчеләр –  керәшеннәр иде.

Көн бик мәшәкатьле, ләкин ул моңа лаек иде. Чөнки авыл клубында музей почмагы булдыру идеясе дөреслегенә тагын бер кат инандым», – дип тәмамлады сүзен клуб җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев