Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Чистайдан Владимир Еремеев 30 елга якын кулланучылар хокукын яклый

Кызганычка, һәрберебез диярлек тормышта бер тапкыр булса да сыйфатсыз товар сатып ала.

Мондый очракларда, әлбәттә, күңелдә борчылу һәм гаделсезлек хисе туа. Бу хәлләрдә үз хокукларыгызны белү һәм аларны грамоталы итеп яклау мөһим. Тик, кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Газетабыз битләрендә без даими рәвештә актуаль мәсьәлә­ләрне яктыртабыз. Һәрвакыт шундый материалларда бел­геч­ләрнең җентекле аң­латмалары бирелә. Алар нинди адымнар кулланырга, дәгъваны ничек төзергә, аны кая җибәрергә һәм кулланучылар хокукларын бозуга ничек юл куймаска икәнен яхшылап аңлаталар.

Еш кына, экспертлар буларак, Татарстан дәүләт алкоголь инс­пекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре җәлеп ителә. Аларның берсе –  эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Владимир Еремеев.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә ул 30 елга якын хезмәт итә.

Владимир Михайловичның һөнәри үсеш юлы 1997 елда, ул яңа оештырылган кулланучылар хокукларын яклау буенча Чистай шәһәр һәм район комитетына сертификатлаштыру буенча әйдәүче белгеч вазифасына килгәч башлана.

-  Мин бу комитетка бәхетле очрак белән эләктем, –  дип искә төшерә Владимир Михайлович. – В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң (хәзер КФУ), белгечлегем буенча урнашырга теләдем. Юрий Петрович Змейкин белән очрашу исә минем язмышыма уңай йогынты ясады. Ул шушы яңа оешманы җитәкләде һәм мине, яшь юристны, үзенең командасына чакырды.

Владимир Михайлович сүз­ләре буенча, бу Чистайда кулланучылар хокукларын яклау комитетының оешкан гына вакыты була.

-  Юрий Петрович акыллы җи­тәкче һәм үз эшенең остасы иде. Нәкъ менә ул бу өлкәдә минем эшемә нигез салды, кыйммәтле киңәшләр һәм үгет-нәсыйхәт бирде, — дип җылылык белән сөйли әңгәмәдәшем.

2005 елдан башлап Владимир Еремеев дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклаучы территориаль органында эшли.
Тикшерүләр, дәгъвалар төзү, суд утырышларында ярдәм итү, консультацияләр аша, ул шушы еллар эчендә йөзләгән, хәтта меңләгән чистайлыларга гаделлекне торгызуда ярдәм иткән.

–Безнең өлкәдәге белгечнең төп бурычы — контрольдә тоту гына түгел, ә аңлату, яклау, ярдәм итү, кайчакта бары тыңлау, — дип ышанып сөйли Владимир Михайлович. — Югалып калган кеше чын ярдәмне сизә һәм аның проблемасын чишүләрен күрә — нәкъ менә шул безнең эштә иң зур бүләк тә инде.

Эксперт билгеләп үткәнчә, эшләгән елларында ул төрле хәлләр белән очрашкан — арзан товарларның акчаларын кайтартудан алып, судта күләмле эшләр башкарган.

— Бүген кулланучылар грамоталырак була башлады, — дип аңлата ул. Әмма шунысын аңлау мөһим: сатып алучы һәрвакытта да хаклы түгел, законга таянып, һәр очракны аерым тикшерергә кирәк

Владимир Михайлович иң истә калган мөрәҗәгатьләр турында елмаеп искә ала:

— Шундый очраклар өч дис­тә ел эчендә аз җыелмады. Кай­берәү­ләр кызыклы аңлашылмау­чанлык кына булган дәгъвалар белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Ә кайчакта кулланучылар хокукын бозу кешеләр өчен җитди проб­лемага әйләнгән хәлләрне дә тикшерергә туры килде. Шундый һәрбер очрак  җитди игътибар таләп итә, чөнки ул кемнеңдер тормышы өчен әһәмиятле.

Халыктан кергән мөрә­җә­гатьләр белән эш­ләү­дән тыш, Владимир Еремеев хокукый белем бирү эш­ләре белән дә шөгыльләнә — кон­сультацияләр үткәрә, семинарларда катнаша.

— Хокук бозуларга юл куймау аны төзәтүгә караганда җиңелрәк, — дип саный ул. — Шуңа күрә дә сатучылар да, сатып алучылар да үз хокукларын һәм бурычларын белсеннәр иде.

Владимир Еремеевның хез­мәт биографиясендә педагогик тәҗрибә дә була –  берничә ел ул В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты филиалында студентларга гражданлык хокукы фәненнән белем бирә, яшь юристлар белән үз тәҗрибәсен уртаклаша.
Хезмәттәшләре һәм чистайлылар аны үз һөнәренең остасы булганы, принципиальлеге һәм ярдәмчеллеге өчен хөрмәтлиләр.
Аның өчен кулланучыларның хокукларын яклау — эш кенә түгел, ә законнарны үтәү, кешелек мөнәсә­бәт­ләре өчен мөһим эш тә әле ул.

Әле Владимир Еремеев үзенең нечкә юмор хисле булуы белән дә танылган — бәлки шуңа күрә дә катлаулы ситуацияләрдә тынычлык саклый беләдер дә инде.

— Мин 1 апрельдә тудым, — дип елмая ул. — Бу очраклы гына түгел.

Владимир Михайлович билгеләп үткәнчә, Татарстанда кулланучылар хокукларын яклауга аерым игътибар бирелә.
Татарстан  Конституциясендә кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы статья бар. Ә Россия  субъектлары рейтингы нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кулланучылар хокукларын яклау буенча безнең республика даими рәвештә алдынгы урыннарда тора.

Белгеч киңәшләре. Әлеге очрактан файдаланып, без Владимир Еремеевтан кулланучыларга үз хокукларнын якларга ярдәм итүдә киңәшләрен сорадык:

1. Һәрвакыт документларны саклагыз
Чекларны, гарантия талоннарын, гарантия срогы беткәнчегә кадәр –   килешүләрне.
— Чек юкмы? Бу очракта таныклык күрсәткечләрен, банк картасыннан күчермә һәм фото кулланырга мөмкин / сатып алу фактыннан видео.

2. Кайтару вакытын белегез
— 14 көн — азык-төлек булмаган товарлар тиешле сыйфатта (әгәр күрсәтелгән товар формасы, габариты, фасоны, төсе, размеры һәм төрелгән формасы буенча туры килмәсә).
— Барлык гарантия срогы — җитешсезлекләре булган товарларга. Гарантиясе булмаса, 2 ел эчендә.
— Хезмәт күрсәтүләр: дәгъваны гарантия срогы вакытында, ул булмаганда 2 ел (күчемсез милеккә карата 5 ел) дәвамында бирергә мөмкин.

3. Дәгъваны грамоталы итеп төзегез
Дәгъва үрнәге:
— сезнең исем-фамилиягез, әтиегезнең исеме, контактлар;
— кибетнең исеме һәм адресы / оешмалар;
— проблеманы күрсәтеп язу (сатып алу вакыты, кимчелекләр);
 — таләпләр (акчаны кире кайтару, алыштыру, ремонт);
–дата һәм имза.

Документларны ике нөсхәдә бирегез, беренчесен — сатучыга, икенчесен (кабул итү билгесе белән) үзегездә калдырыгыз.
Сүз уңаеннан, дәгъва төзергә сезгә дәүләт алкоголь инспекциясендә ярдәм итәчәкләр.

4. Сатучыларның кармагына эләкмәгез
— «Бу товар алыштырырга ярамый» — әгәр дә ул кире кайтарып булмый торган товарлар исемлегендә булса.
— «Җитештерүчегә мөрәҗәгать итегез» — акчаны кире кайтаруны сез бары сатучыдан гына таләп итә аласыз.

5. Бозуларны теркәп барыгыз
— Яраксыз товарның фотосы/ видео, сатучы белән язышулар.
— Сөйләшүләрнең аудиоязмалары (закон буенча сез әңгәмәдә катнашучы булсагыз, кисәтүләрсез яздырырга мөмкин).

6. Контрольдә тотучы органнарга мөрәҗәгать итегез
— Дәүләт алкоголь инспекциясенә.
— Роспотребнадзорга.
— Сатучы дәгъваны кире каккан очракта — судка.

Гузель Гумерова, фото: Чистай хәбәрләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев