Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Чистайда семинар-киңәшмәдә катнашучылар Петр Чурин крестьян-фермерлык хуҗалыгында булдылар

Чистайда Татарстан авылларында яшәүчеләрнең эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зур зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары, аларның урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар катнашты.

Семинар-киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары, аларның урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар һәм агросәнәгать тармагы өлкәсендә эшләүче белгечләре катнашты, дип хәбәр итә Чистай-информ.

Пленар өлештә катнашуга кадәр кунаклар «Бетар» фирмасында булдылар, предприятие музеен карадылар, аның хезмәткәрләре белән аралаштылар. 

Семинарда катнашучылар Югары Кондрата авыл җирлегендәге Петр Чуринның крестьян-фермер хуҗалыгында да булдылар. 2024 елда монда сөт җитештерү ике тапкырга арттырылган, 1560 баш сыерга исәпләнгән яңа терлекчелек комплексы төзелгән. «Гаилә фермасы» программасы буенча әлеге проектның дәүләт инвестицияләре күләме 30 млн. сум тәшкил иткән. Беренче елны хуҗалыкта мөгезле эре терлекләр нибары 18 баш булса, хәзерге вакытта аларның саны инде йөзләрчә.

Чуриннар гаиләсен тирә-як авылларда гына түгел, республикабызның төрле районнарында да күпләр белә. Бу тырыш гаиләнең башлыгы – Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Иван Петрович. Ул мал врачы, колхоз җитәкчесе, озак еллар үз районнарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда. Иван Петровичның уллары Пётр һәм Сергей 2012 елда үзләрен авыл хуҗалыгы тармагында сынап карарга булалар – фермерлык хуҗалыгы оештыралар. Махсус программа буенча, мөгезле эре терлек симертү өчен грант оталар.

Иван Петровичның сүзләренә караганда, хуҗалыкта сөт җитештерү процессы автоматлаштырылган. Ничә сыердан күпме сөт савыла, күпмесе дәүләткә озатыла, һәр сауганда сыер күпме сөт бирә – болар барысы да компьютерга кертелә. Бу система эшне җиңеләйтә һәм нәтиҗәлелекне арттыра.

Пётр Чурин бу яңа сөтчелек комплексы белән генә тукталып калырга җыенмый, терлекләрнең баш саннарын арттыру, сөтчелек комплексын зурайту турында уйлый. Сөт саву залында яңа технологияләр кулланыла.

Киңәшмәне уздыруның төп мәйданчыгы «Чистай» мәдәни үзәге булды. Биредә катнашучылар өчен түгәрәк өстәлләр уздырылды, алар авыл эшмәкәрлеген формалаштыру өчен дәүләт ярдәме чараларын камилләштерүгә һәм шәхси хуҗалыкларның керем алуына багышланган иде.  Семинар фермерлар, авыл җирлекләре һәм кооперативлар арасында республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев