Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Чистайда керәшеннәрнең бишек җыруларына багышланган чара узган

Чистай шәһәрендә җирле керәшен оешмасы инициативасы белән булдырган «Керәшен йорты» эшли.

Йолаларны саклап калып, киләсе буынга җиткерү йөзеннән, Чистай шәһәрендә халкыбызның йола-гадәтләрен көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш арта бара.

   «Менә бүген дә Керәшен Җортында рухи хәзинәләрне саклау һәм баету, борынгы милли гореф-гадәтләрне яңадан торгызу максатыннан “Бишек җырулары –  кеше күңеленең  нечкә кыллары” исемле чара үткәрелде. Фольклор кичәсенә чакырылган кунаклар, элеккеге гореф-гадәтләрне искә алып, бишекнең килеп чыгу тарихы, бишек җырулары белән таныштылар. Керәшеннәрдә бишекне элек-электән әтиләребез, бабаларыбыз тал агачыннан үрергә тырышканнар, чөнки ул сыгылмалы агач, сынмаган. Ә матур бишек каплавычларын нәнәләребез, әбиләребез үзләре теккәннәр. Ул каплавыч сабыйны явыз көчләрдән, яман күзләрдән саклаган. Бишекне каплавыч белән ябып куйгач, бәби өчен кечкенә генә өй барлыкка килгән, анда һава да яхшы, җылы да, тирбәткәндә җил дә керми, чебен-черки дә борчымый. Нарасый рәхәтләнеп йоклый. Тал бишекне өй түренә элгәннәр, баланы тирбәткәндә бишек җырулары башкарганнар. Оланнар, сөйләшә белмәсәләр дә, шул җыруларны тыңлап ятканнар, шулай рәхәтләнеп йоклап киткәнннәр.
Бу кичәдә башкарылган бишек җырулары һәрберебезнең күңел түрләренә үтеп кереп, иң нечкә кылларын тибрәтте. Бүген балаларны тал бишектә түгел, “коляскаларда” тирбәтәбез, бишек җырулары җырлап тормыйбыз… Чарага килгән карендәшләребез: “ Бишек җыруларыбыз учагы сүнмәсен, тал бишекләребез алга таба да үрелсен иде!, – дигән теләктә калып, рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар», – дип язды Чистайдан Татарстанның атказанган укытучысы Елизавета Цыганова.

Е. Цыганова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев