Чистайда керәшеннәр турында яңа фильм тәкъдим ителде
Чистай шәһәренең музей-күргәзмәләр комплексында «Божий народ — кряшены» фильмын тәкъдим итү булды.
Фильмның авторы — философия фәннәре кандидаты, доцент, режиссер Наталья Гудылина. Ул фильмның сюжеты һәм аны ничек төшергәнлекләре турында сөйләде. Фильм дин өчен күп азаплар күргән керәшен священнигы, 1937 елда атып үтерелгән Пётр Гавриловка багышлана.
Бу фильмны карау өчен Чистай музей-тыюлыгы хезмәткәрләре һәм җирле керәшен оешмасы членнары, халык җыелган иде.
Наталья Анатольевна, шулай ук, «Кряшен калык äкеятляре» («Кряшенсике народные сказки») китабын да тәкъдим итте. Анда Венгр галиме Габор Балинт 1871 елны Казанга сәяхәте вакытында җыйган һәм 1875 елны Будапештта бастырып чыгарган керәшен халык әкиятләре урын алган. Алар өч төркемгә туплап бирелгән: хайваннар турындагы, тылсымлы һәм көнкүрешне чагылдырган әкиятләр.
Кичәдә катнашучылар, керәшеннәрнең тарихын һәм мәдәниятен саклаудагы олы хезмәте өчен Наталья Гудылинага рәхмәт белдерделәр һәм аңа эшчәнлегендә яңадан-яңа уңышлар, «Божий народ — кряшены» циклында яңа фильмнар төшерүен теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев