Чистай шәһәре укучылары Олы көн бәйрәме белән таныштылар
Хәбәрләр

Чистай шәһәре укучылары Олы көн бәйрәме белән таныштылар

Чистай шәһәре 2нче гимназия укучылары Олы көн алдыннан керәшен йортын карап, мастер-класста булдылар.

Укучылар керәшен йортын карагач, балалар өчен Олы көн күкәйләрен бизәү буенча мастер-класс булган. Алар мастер-класс вакытында Олы көн бәйрәме традицияләре белән дә танышканнар. Күкәй бизәүнең төрле ысулларын өйрәнгәннәр. Соңыннан үзләре дә матур итеп күкәй бизәгәннәр.

«Укучыларга  аеруча Олы көн белән бәйле уеннары турындагы мәгълүмат ошады. «Күкәй белән чәкешү» уенында, буялган күкәйнең тупас яки очлы башы белән көндәшнекенә сугасың, күкәйләр белән чәкешәсең. Күкәе чатнамаган кеше уенда отучы була. «Кемнең күкәе озаграк әйләнәчәк» дигәнендә, команда буенча балалар бер үк вакытта үзләренең буялган күкәйләрне әйләндерәләр. Кемнеке озаграк әйләнә, шул җиңүче була. Мастер-класска килүчеләр Пасха күкәе – чиста Өмет, мәңгелек Яңа тормыш символы икәнен белеп киттеләр. Аны бүләк итү – синең кешенең барлык үпкәләрен кичерүең, аның сиңа ошавы, аңа ачу тотмавың билгесе булып саналганын аңладылар. Мастер-класстан соң чәй өстәлләре артында рәхәтләнеп ял иттек», – дип язды Елизавета Цыганова.

Елизавета Цыганова фотосы

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев