Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Чечняда хезмәт иткән Ермолай Даниловның истәлекләреннән

Елена Данилова «Керәшенчә марафон» кысаларында Чечен сугышы ветераны Ермолай Данилов турында язды.

Саба (хәзерге Теләче) районы, Тәмте авылында гаиләдә төпчек малай булып, дөньяга аваз сала. Киң болыннарында уйнап, тау башындагы чишмә суларын эчеп, көч туплап үскән егет. Субаш мәктәбен тәмамлагач, Питрәч районы Ленино-Кокушкинодагы ПЛ-97 дә машина йөртүче һәм эретеп ябыштыручылыкка укып чыга. 1999 нчы елның декабрендә, армия сафларына алына. Калуга шәһәренә МВД войскага эләгә. Бер айдан, Мәскәү астындагы, Лунево поселогына 4,5 ай укырга җибәрәләр. Аннан ул сержант исемен алып чыга. Дүрт рядовой солдатка командир булып, Чечняга җибәрәләр.

Хезмәт итү сроклары беткән солдатларны алыштырып, Терек елгасы аша үтүче тимер юл күперен сакларга куялар аларны. 4,5 айдан соң Грозный шәһәрендәге Төньяк аэропортны сакларга күчерәләр.

«Иң авыры һәм куркынычы – минаткыч (миномет) тан атканда һәм төнге атышлар иде. Атканнарын белә торып, кайда төшәсен белеп булмый. Ә без – посттагы солдатлар. Постны калдырып китәргә ярамый. Шундый атыш вакытында бер солдатым яраланды да әле», – дип искә ала.

Үзләре белән немец овчаркасы токымлы этләре була. Кайра исемле була ул. Бик тә акыллы, сизгер эт, хәйран ерактагы тавышларны сизеп ала да икән, постта торучы солдатка борыны белән төртеп, куркыныч килгән якка күрсәтә икән. Төнге биноколь (ночное видение) белән карап, дошманның санын карый алганнар. Күп булсалар, артиллериягә хәбәр биреп, координаталарын әйткәннәр. Дошман саны күп булмаса, үзләре генә атышканнар.

Үлем белән күзгә-күз очрашкан вакытлары да әз булмаган. (Бу мәгълуматларны бүгенгә кадәр бер дә сөйләгәне юк иде иптәшемнең. Үзе сөйли, үзе анда мәңгелеккә күзләрен йомган дусларын фотодан карый... Калганын бик төпченеп сорамадым. Төзәлми торган күңел ярасы яңармасын дип. Ишеткәннәре дә җитәрлек.)

2001 нең 15 мартында авылга  кайта. Үз сүзендә торган - исән-имин әйләнеп кайткан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев