Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ботка пешкәнен көтмәгән - яңгыр яуган: Балык Бистәсе районында Чүк бәйрәме узды

15 июнь көнне Балык Бистәсе районында Казаклар Чаллысы һәм Иванай авылларының бәйрәме - Чүк узды.

Элегрәк Чүкне, корылык вакытында, яңгыр сорап оештырганнар. Гадәттә, аны уздыруда авылның олы әбиләре башлап йөргән. Су буенда учаклар ягып, казан эленгән. Әлеге казаннарга янәшдә ага торган чишмә суын салганнар. Башта әле әбиләр Ходайга теләк итеп, келәү уздырганнар, аннан соң, ботка ашап, явачак яңгырга шатлану башланган…

Иванай белән Казаклар Чаллысының уртак Чүк бәйрәмендә дә ел саен ботка пешерү йоласы үтәлә иде, ә быел, яңгыр ботка пешкәнең көтмәгән, бәйрәм башлануга ук коеп яуган. Шуңа да, ботка пешерү мөмкинлеге дә булмаган.

Чүкне ел саен Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов алып бара. Ә бу елны, үзе генә булмаган. «Безгә, алмашка яшьләр кирәк, өйрәнә торсын, дип Евгений Максимовны алып килдем» дип аның белән таныштырып, Чүкне икәү алып барганнар.

Бәйрәм, елдагыча, авыл көен җырлап, түгәрәк уеннан башланып киткән. Күрше районнан да ансамбльләр килгән иде: Теләче районының Субаш, Колбагыш авылларыннан, Балык Бистәсенең Алан-Полян авылыннан. Шулай ук, кайткан җырчылар да булган: Зәринә Хәсәншина, Татьяна Ефремова, Казаклар Чаллысыннан Яков Андреев, Игнат Новиков һәм башкалар.

«Бәйрәм бик матур булырга тора иде. Халык та күп җыелган иде. Әмма яңгыр ява башлады. Күпләр яңгырга әзерләнеп килмәгән, юешләнеп, кайтырга ашыкты. Чүк урман буенда үтә. Юл юк. Шуңа күбесе машина белән төшеп булмас дип тә курыккандыр.

Төрле уеннар уйнатылды: ухалла арбасын тарттылар, кул көрәшендә көч сынаштылар, каймактан акча эзләделәр, чабата өстеннән сикерделәр, су ташыдылар, көрәш тә булды. Авылда озак еллар бергән яшәүче парларны да котлап, бүләкләр бирделәр», – дип язды шушы авыл кызы Милена Новикова.

Казаклар Чаллысы авылы кызы, Казанда яшәүче Надежда Токранова да бәйрәмгә кайткан. 

«Быел янгыр бөтен бәйрәмне бозды дисәң дә була… Бәйрәм башланып 1-2 сәгать узуга яңгыр коя башлады. Шулай да, кичке 7ләргә кадәр мәйданда булдык. Анда инде иң чыдам кешеләр генә, калгандыр. Күңелле булды», – дип бәйрәм турында хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

 

Милена Новикова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев