Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале «Әлбәдән» җиңү яулады
Питрәч районының Әлбәдән авылында ел саен уза торган Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале «Әлбәдән» International Russian Event Awards 2025 премиясенең иң югары бүләгенә лаек булды.
Ул Татарстаннан булган «Патриотик туризмның иң яхшы вакыйгасы» проект номинациясендә җиңү яулады. Быел «Яшьләр һәм балалар» милли проекты программасына кертелгән фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына; Ватанны саклаучы елына; Брест крепостеның соңгы саклаучысы герой карендәшебез Петр Гавриловның 125 еллыгына багышланган иде.
«Әлбәдән»дә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән реконструкторлар катнашты. Проектның авторы һәм идея авторы – Наилә Таҗиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев