Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Блогер Василий Иванов: «Студент тормышы барысына да өйрәтә ул»

Бүген, 25 январь – «Татьянин день», ягъни студентлар көне. Популяр блогер үзенең студент елларын искә ала.

Студент еллары – гомернең иң якты һәм кызыклы чорларыннан берсе. Йокысыз төннәр, баш күтәрмичә уку, кичәләр һәм, иң мөһиме, мөстәкыйль тормыш... Ул еллар һәркем өчен сагынып искә ала торганбер чор дыр.

Василий Иванов, Кукмара районының Село-Чура авылыннан, блогер-тракторчы. Василий үз авылы Село-Чурада 9 еллык мәктәпне тәмамлый. Аннан соң Янил аграр училищесында укый. Армиягә барып кайта һәм менә 20 ел техникада эшли. Беларусь тракторыннан башлап К-700 кадәр эшләп чыккан. Йөртеп һәм ремонтлап карамаган техникасы калмаган аның.

— Янил техник училищесында тракторчы-машинист белгечлеге буенча укыдым. Студент еллары барыбер күңелле, рәхәт чак инде ул. Эшлисе юк, әти-әни җилкәсендә, гаилә кору турында да уйламыйсың әле ул вакытта. Тормышны бик җиңел кабул итәсең, бер нәрсә турында кайгырмыйсың. Бергә укыган кайбер малайлар белән сөйләшкәләп торабыз. Тик әле укып чыкканнан бирле бер мәртәбә дә очрашкан юк. Йә вакыт булмый, йә башка сәбәпләр аркасында. Бер очрашып, шул чакларны искә алып, сөйләшеп утырсак, әйбәт булыр иде. Студент тормышы барысына да өйрәтә. Шәһәр — ул авыл түгел, кешеләр белән сөйләшергә, мөнәсәбәт корырга өйрәнәсең. Армиягә китәр алдыннан да бер тәҗрибә булды ул еллар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев