Блогер Василий Иванов: «Гади авыл тормышы шундый зур кызыксыну уятыр дип уйламадым»
Кукмара районы Чура авылында гомер итүче Василий ИВАНОВ — алдынгы механизатор. Ул үзе дә сизмәстән, блогер булып киткән.
«Сәлам, дуслар!» — дип башлый ул видеоларын. Кызуда тузан эчендә эшләгәндә дә, күңелле итеп төшерә, контент ясарга җай таба. Кайбер социаль челтәрләрдә язылучылары 61 500 гә җитте.
— Агрофирмада хезмәт хаклары ярыймы соң, Василий?
— Хәзерге вакытта хезмәт хаклары бик әйбәт. Акчасына кызыгып, башкалар да кайткалый башлады. Дөрес, эш күп инде, җиңел түгел.
— Сине хәтта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының элекке министры Марат Әхмәтов та белә икән?
— Марат Готыф улы Әхмәтов белән шәхсән таныш. Мине танып белә, дип әйтимме инде. Ул сәгать бүләк иткән иде. Шәп сәгать! Бик ошаттым. Әле батареясы беткән. Шуңа туры килә торган батарея алып куярга вакыт булмады. Картина да бүләк иткән иде.
— «Блогер Василий» булып китәрмен дип уйламагансыңдыр?
— Юк инде. Хатыным төзеп бирде социаль челтәрдәге «битемне». Ул постлар, видеолар куярга өйрәтте. Аннан кызыксынып китеп, көн дә кайда булуым, нәрсә эшләвем турында шунда урнаштыра башладым. Шуннан китте инде.
Халык видеоларымны гади булганым өчен үз иткәндер дип уйлыйм. Ничек бар, шулай сөйлим. Безнең эш белән гел телефонда утыру мөмкин түгел. Яздырам да видеоны кертәм, аннары үз эшемә керешәм. Гади авыл тормышы шундый зур кызыксыну уятыр дип уйламадым. Блогерлыкка бер кереп киткәч, ничектер үзеңне тиеш кебек хис итәсең. Куймый торсаң, ачулана башлыйлар. Кайберләре хәл белешә.
Ирек Мәйданы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев