Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Бистә шәле» республикакүләм фестивальдә карендәшләребез керәшен мәдәниятен күрсәтте

Балык Бистәсендә өченче мәртәбә узган «Бистә шәле»ндә төрле ансамбльләр чыгышлары булды. Анда Алан-Полян авылының «Чулпы» һәм Казаклар Чаллысының «Нур» фольклор ансамбльләре дә чыгыш ясады.

Фольклор иҗат коллективы җитәкчесе Сергей Новиков бу хакта тулырак сөйләде.

«Без әлеге Шәл бәйрәмендә — керәшен мәдәниятен күрсәтәбез, бәйрәмне бизәү, матур һәм күңелле итү йөзеннән катнашабыз. Керәшен мәйданчыгы булдырдык. Биредәге мәйданчыкта август аенда була торган Спас бәйрәмнәрен күрсәттек. Мәйданчык түгәрәк формада ясалды. Беренчесе аның — Бал спасына багышланган, төрледән-төрле умартачылык продуктлары тәкъдим ителде. Аннары сәгать уңае буенча атласак, Алма спасы китә. Ул 19 августта бәйрәм ителә. Быел алма бөтен җиләк-җимеш шикелле яхшы уңыш бирде. Безнең керәшеннәр һәрчак табигатькә якын булуларын күрсәтә киләләр бит. Шуңа күрә дә табигать нигъмәтләре мулдан монда», — дип сөйләгән ул Татар-информга.

Әңгәмәдәш әле алда көтелгән Чикләвек спасына да әзерләнүләрен ассызыклады.

«Шулай ук шушы түгәрәкнең бер өлешендә балдан, җиләк-җимешләрдән пешерелгән ризыклар тәкъдим ителде. Һәм әлбәттә, бодай башаклары — иген, икмәк муллыгын сурәтли. Спасларны — безнең Чикләвек спасы тәмамлый. Ул әле 28 август көнне генә билгеләнә. Ләкин быел чикләвек уңышы да шәп күренә. Менә безнең Бирдебәк мәдәният йортының уңган җитәкчесе Евдокия Толстова вакыт табып, безнең урман чикләвеген җыеп алып килгән. Һәр ел саен чикләвек бик уңмый, ә әле бик яхшы җитешкән», — дип әйтә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев