Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Бирдебәктән Лукиннар ярты гасыр гомер бергә

Иван һәм Галина Лукиннар – чын мәхәббәтнең һәм гаилә кыйммәтләренең мисалы.

Алар бергә ярты гасыр гомер иттеләр, тормышның барлык сынауларын бергә узып, бер-берсенә тугры калдылар. 50 ел элек язылышканнан бирле, аларның мөнәсәбәтләрендә һәрвакыт җылылык, хөрмәт һәм бер-берсенә карата назлы мөнәсәбәт сакланган.авылларда озак еллар бергә гомер иткән гаиләләрне юбилейлары белән зурлап котлау - бик күркәм гадәт! Бу гаиләләр чын мәгънәсендә авылның тоткасы, яшәеш чыганагы булып тора. Аларның бергә узган еллары - үзе бер тарих, сабырлык, мәхәббәт һәм хөрмәт үрнәге.

Галина түти хезмәт эшчәнлеген 1967 елда "Победа " колхозында сыер савучы булып башлый.37 елдан артык сыер сава. Ә Иван дәдәй озак еллар шофер булып эшли, сөт ташый. Алар 4 бала тәрбияләп үстерәләр.

Юбилей көннәрендә аларга иң җылы теләкләр юллана: сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы һәм балалар, оныклар шатлыгы. Авыл халкы, туганнары, дуслары бергә җыелып, аларга бүләкләр тапшыра, җырлар җырлый, шигырьләр сөйли. Бу көннәрдә гаиләнең үткәне искә төшерелә, кызыклы вакыйгалар сөйләнә, фотолар карала.

Озак еллар бергә яшәгән гаиләләрне котлау - ул бер яктан аларга хөрмәт күрсәтү булса, икенче яктан яшь буынга үрнәк, гаилә кыйммәтләренә мәхәббәт тәрбияләү чарасы да. Чөнки андый гаиләләр - чын мәгънәсендә гаилә учагын саклаучылар, авылның горурлыгы!

"Бу истәлекле көнне Бирдебәк авылы клубы Казаклар Чаллысы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәсәншин белән берлектә Лукиннар гаиләсен зур юбилее белән котлады. Аларга озак еллар дәвамында сәламәтлектә, бәхеттә яшәргә, балалары һәм оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп, һәр көннәрен шатлык белән тутырып үткәрергә теләдек. Бу көнне аларга истәлекле бүләк тә тапшырылды". - дип язды клуб җитәкчесе Евдокия Толстова.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев