Хәбәрләр

Бирдебәктән Лукиннар: “Газетасыз көнебез үтми”

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылында яшәүче Галина һәм Иван Лукиннарны авылдашлары “иң күп газета укучы гаилә” дип белә.

75 яшьне узсалар да, алар тормышны газета-журналларсыз күз алдына да китерми. Лукиннарның яраткан газеталары арасында «Туганайлар» да бар. Алар аны ел саен яздыралар, һәр битен калдырмыйча укыйлар.

– Газета уку – безнең өчен гадәти бер йола кебек. «Туганайлар»ны аеруча яратабыз: анда темалар бик төрле, эчтәлеге һәрвакыт кызыклы, җанга якын. Аны укыганда үзебезне зур бер гаиләнең члены кебек хис итәбез, – ди Галина түти белән Иван дәдәй. – Кадерле карендәшләр, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк! Киләчәктә дә «Туганайлар» белән бергә булыйк, яңалыкларны укып, аралашып яшик, – дип газетага язылырга чакыра Лукиннар гаиләсе.

Сез дә алар кебек газетаның даими укучысы булырга телисезме? Алайса, почта бүлекчәләренә яки онлайн хезмәтләргә ашыгыгыз! Хәзер исә газетага язылырга теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек туды! 2027 елның беренче яртыеллыгына – 6 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр – “Туганайлар” газетасына ташламалы бәядән язылырга була.


Нет комментариев