Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Бирдебәктән 81 яшьлек Вера түти: “Питрау көнне алып карап, бәрәңге уңышын чамалап була”

Чүп утау, колорада коңгызына каршы көрәшү (агу сибү) артта калды.

Авыл кешеләре шушы көннәрдә, дәррәү кубып, бәрәңге алдылар. Булышырга дип шәһәрләрдән туган-тумачалар да кайталар. Өмә оештырып, шау-гөр килеп бәрәңге алулары бик күңелле.

Балык Бистәсенең Бирдебәк авылыннан Евдокия Толстова да бәрәңге алулары хакында хәбәр итте: 

«Икенче икмәк»не август ахырында ук алу традициягә керә башлады бугай инде. Кеше бакчада кайнашканда нишләп алардан калыйм дип ашыгалармы? Җылы матур көннәрдә эшне бетереп куйыйм диләрме? Ничек булса да, булган уңышны җыеп алып, исән-имин ашарга язсын. Без дә бу көннәрдә бәрәңге алдык, уңыш көтелгәннән дә әйбәт чыкты, нык шәп! Өмә ясап алдык, килендәшләр, дәдәйләр кайтты. Елдагы гадәт буенча, авылдашыбыз, 81 яшьлек Вера түти Михайлова да килде. Аллага шөкер, барыбыздан да җитезрәк булып, бәрәңге чүпләште ул». 


«Быел бәрәңге уңышы  сөендерерлек. Безнең Балык Бистәсе ягында бәрәңгене беренче тапкыр Питрау көнне алып карыйлар. Уңышын да шуннан чамалап була. Быел яңгыр вакытында яуды, ярыйсы гына җылы көннәр торды. Шуңа күрә, бәрәңге котырып үсте. Үзем бәрәңге утыртмасам да, авылдашларымның бәрәңге бакчасын күзәтеп торам, кайберәүләренә хәлемнән килгәнчә ярдәм итәргә дә тырышам. Саулык булсын, илләр тыныч торсын, һәр йортның табыннары мул булсын», — ди Вера түти. 

Бирдебәклеләр эштән бушаган вакытларда тиз генә гөмбәгә барып кайталар.

"Гөмбәне үзебез дә бик яратып ашыйбыз, күчтәнәчкә дә күп китә. Ашаучысы булгач та күңелле бит, — ди Евдокия.

Бу арада яңгырлар явып торгач, урман нигъмәтләре дә ялындырмыйча чыгып кына тора, ди. Алдагы көнне ике сәгать эчендә берничә чиләк гөмбә җыеп кайтканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев