Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Бирдебәктә Җиңү көне уңаеннан «Солдат боткасы» әзерләнде

«Батырлык» сүзе безнең күңелләрдә Бөек Ватан сугышы геройларын искә төшерә.

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылында да бу көнне аларны зурлап искә алдылар.

«Безнең авылдаш егетләребез махсус хәрби операциядә катнашалар, кызганычка, бер егетебез инде мәңгелеккә күчте. Бөек Ватан сугышы геройларының һәм махсус хәрби операциядә катнашкан авылдаш егетләребезнең батырлыкларын яшь буынга җиткерү максатыннан, табигать кочагында «Солдат боткасы» пешердек. Кичәбез батырлык һәм кыюлык күрсәткән егетләребез хакында сөйләшүдән башланды. Әлбәттә, уеннар, җырлар, шигырьләр дә булды. Ахырда һәркем «Солдат боткасыннан» авыз итеп, коймак белән чәй эчте», – дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Евдокия Толстова.

Табигать кочагында, авылдашлар бергәләшеп, авыз иткән бу ботка, һәркемнең күңелендә җылылык һәм горурлык хисе тудыргандыр. Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларның исемнәре, аларның фидакарьлеге, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең кыюлыгы – болар барысы да бербөтен тарихны тәшкил итә. Бу тарихны саклау, искә алу һәм яшь буынга җиткерү – безнең изге бурычыбыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев