Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Бирдебәк авылында «Эх, гармуннар уйный белсәм...» районкүләм фестивалендә карендәшләребез катнашты

21 сентябрь көнне Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылында «Эх, гармуннар уйный белсәм...» районкүләм фестивале үткәрелгән.

Бирегә Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән, Биектау районыннан, шулай ук районыбыздан һәм күрше-тирә авылларыннан талантлы шәхесләр, гармунчылар җыелган.

Бу көнне авыл дәртле гармун тавышыннан тынып тормаган. Фестиваль башланганчы, гармунчыларның урам буйлап җырлап-уйнап килүләре җанга сихри бер рәхәтлек өстәгән. Бәйрәмдә Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗанов һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Евдокия Толстова алып барган.

Һәрбер катнашучы фестивальгә зур әзерлек белән килгән.

Балык Бистәсе районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, Балык Бистәсе Башкарма комитетының социаль-мәдәни бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина, Казаклар Чаллысы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәсәншин катнашучыларга, килгән кунакларга, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, уңышлар теләп, бәйрәм кәефе өстәделәр.

 

МБУ "Районный дом культуры"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев