Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Биюче Григорий Сергеев: «Терлек утарында бар дөньямны онытып дөбер-шатыр бии идем»

Мамадыш районының Юкәче авылында туып-үскән талантлы хореограф, Татарстанның атказанган артисты Григорий Сергеев ничек итеп биюче булып китүе турында сөйләде.

Үз-үземне белә башлаганнан бирле биим. Бәләкәй чакта «үскәч кем буласың» дип сораучыларга ике дә уйламыйча, «артист» дип, җавап бирә идем. Әти ягыннан бер дәдәм: «Авыл малае нинди артист, нинди биюче булсын?! Син — төпчек малай, әти-әниең янында калырга тиеш», — дип көлә иде. Ә мин, Казанны белмәгәнмендер инде ул чакта, «Мәскәүгә китәм дә, укыйм, шулай биюче-артист булачакмын. Тәтәй белән нәнәйне үзем белән алып китәчәкмен» дип, җавап кайтарам.

Балалар бакчасы юк, мәктәпкә яшь җитмәгән. Биисе килә, тик кем алдында? Оялчанлык та булгандыр. Беренче тамашачым сарыклар булды. Әти имән такталары җәеп, терлек утары ясап куйды. Агач исе аңкып торган, сап-сары идәнгә басып, сәхнәгә чыккандай, бар дөньямны онытып дөбер-шатыр бии башлыйм. Ә сарыклар миннән куркып, читкә елышып, күзләрен ялтыратып карап торалар. Биюемә сокланалар дип хисләнә идем. Нәнәй янына «мин шундый матур биим, сарыклар шаккатып карап торалар» дип кычкырып керәм, әнием рәхәтләнеп көлә. Берчакны бер туганыбыз — миннән олырак түти мине үзләре белән концерт куярга чакырды. Репетициягә килгәч, андагы балалар: «бик кечкенә бит әле» дип мине кире бордылар. Елый-елый кайттым да, нәнәйгә сөйләдем. Нәнәй аларны очратып «нигә улымны катнаштырмыйсыз», дип, әзрәк әрләп алган. Нәнәй миндәге сәләтне күргәндер. Шул вакытта беренче тапкыр мин сәхнәгә биергә чыктым. Биедем дип тә әйтә алмыйм, тыпырдадым рәхәтләнеп, үзебезчә. Клубта шыгрым тулы кеше, алкышлап кат-кат чыгардылар.

Биюче булып китү җиңел булды дия алмыйм. Сигез класс тәмамлагач Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесына барырга исәп бар иде, абыйны югалту хәсрәте булгач, әти-әнине калдырасым килмәде. 1982 елда мәктәпне тәмамлагач, бию түгәрәгенә дә йөрмәгән гади бер авыл баласы, Казан дәүләт мәдәният институты ишеген ачтым. Егетләр бик аз булу сәбәпле, мин укырга керә алдым. Беренче курсны тәмамлагач, армиядә хезмәт иттем. Кайткач, укуымны дәвам иттем. Анда инде чын профессионаллардан осталык серләренә өйрәндем. Бии-бии остара дисәләр дә, биюченең сәләте җанында булырга тиеш. Балачакта биегән керәшеннәрнең салмак кына тыпырдап, ышкып биюләре — болар барысы да канда булганда гына чын үзебезчә чыга. 

Институттан соң, без үз районнарыбызга кайтып, мәдәният өлкәсендә җитәкче булып эшләргә тиеш идек. Ә минем хыялым — сәхнәдә бию. Шулай да, юлымда әйбәт кешеләр очрады. Алар хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итте. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә урнаштым. Биюченең сәхнә гомере кыска диләр бит. Ансамбльдә егерме ел эшләгәннән соң, 2008 елны керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленә күчтем. 2013 елда Казанның Идел буе районындагы балалар сәнгать мәктәбенә күчәргә туры килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев