«Безнең йорт — Татарстан» фестиваленең гала-концертында талантлы карендәшләребез дә катнашты
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында республикакүләм «Безнең йорт — Татарстан» этномәдәни фестиваленең гала-концерты уздырылды.
Бәйрәм тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, премьер-министр Алексей Песошин, Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка җитәкчеләр катнашты.
«Безнең йорт — Татарстан» фестивале, Татарстанда яшәүче барлык халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи байлыгын саклау максатыннан, 2012 елдан башлап уздырыла. Татарстан халыклары ассамблеясе, Татарстан халыклары дуслыгы йорты һәм мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылган фестивальнең быел зона турлары Арча, Апас, Лениногорск, Менделеевск, Мөслим, Нурлат районнарында һәм Казанда булды. Анда дүрт меңнән артык үзешчән һәм сәнгать коллективлары үз талантларын күрсәтте. 4 ноябрьдә опера һәм балет театрындагы гала-концертта республиканың 31 районыннан 500дән артык үзешчән артист чыгыш ясады.
Гала-концертка җыелучылар каршында чыгыш ясап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көнендә этномәдәни фестивальнең гала-концертын уздыру күркәм бер гадәткә әйләнгәнен искәртте. Үз мәдәниятләрен яратулары һәм аны үстерүгә үз өлешләрен кертүләре өчен, фестивальне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде.
«Россия дошманнары безнең җәмгыятьне җимерергә, милли һәм дини яктан халыкларны ызгыштырырга омтылыш ясаганда, берләшү аеруча мөһим. Моннан 80 ел элгәреге Бөек Ватан сугышындагы шикелле үк, бүген дә Донбасста безнең якташлар илебезнең суверенлыгын һәм иминлеген саклыйлар, махсус хәрби операциядә нацизм куркынычына каршы торалар. Хәрби хезмәттәгеләргә һәм аларның гаиләләренә бөтен халык ярдәме —безнең бердәмлекнең иң яхшы үрнәге», — дип сөйләде Рәис.
Ул, шулай ук, безнең төп кыйммәтләр нигезендә һәр халыкның туган теленә, мәдәниятенә һәм традицияләренә һәрвакыт үзара хөрмәт ятуын искәртеп үтте. Монда, әлбәттә, республикадагы 270 милли оешманы берләштерә торган Татарстан халыклар ассамблеясенең өлеше зур. Халык иҗат коллективлары өчен тиешле шартлар тудыру, дәүләткүләм программаларны тормышка ашыру да шуңа юнәлтелгән.
Рөстәм Миңнеханов республикабызда яшәүче халыкларның этник мәдәнияте үсешенә аеруча зур өлеш керткән лаеклы шәхесләргә Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Ә иҗат коллективлары махсус сертификатка ия булдылар. Республика Рәисе Алабуганың мәдәният һәм сәнгать колледжының «Айбагыр» вокал ансамбленә сертификат бирде.
Гала-концертта карендәшебез Алина Давыдова «Суда балык»ны җырлады. Аның чыгышына Кукмара районының «Идел» үрнәк ансамбле ямь өстәде.
Татарстанның атказанган артисты, җырчы Марина Карпова һәм Михаил Урецкий җырлаганда, сәхнәдә «Изумрудный город» студиясе биючеләре бөтерелде.
1938 елда язылып, Бөек Ватан сугышы һәм шуннан соңгы чорда халыкның иң яраткан патриотик җырына әйләнгән “Катюша”ны дүрт телдә башкардылар.
Гала-концертка кадәр әле, опера һәм балет театры фойесында «Безнең йорт — Татарстан» фестивале лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. 140тан артык лауреатка дипломнар тапшырылды. Татарстан мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова, Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, Татарстан халыклар ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Вәлиуллин һәм лауреатларның һәркайсын котлап, фестиваль дипломы өләштеләр.
Дипломга лаек булучылар арасында карендәшләребез дә шактый иде.
Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан «Инешкәй» балалар фольклор ансамбленә (җит.Светлана Бартязова), хореография буенча, «Стильләштерелгән бию» номинациясендә лауреат дипломы тапшырылды.

Менделеев районының Иске Гришкин, Сәйтәк һәм Монай авылларының берләштерелгән керәшен фольклор ансамбле (җит. Ясминур Гыйззәтуллина) «Халык» вокалы номинациясендә лауреат дипломына лаек булды.
Түбән Камадан «Җиз кыңгырау» ансамбле солисты Валерия Васильева һәм «Вольные распевы» казак җырулары ансамбле (ике ансамбльнең дә җит. — Ольга Вәлиуллина) дә шул ук номинациядә лауреат булдылар.


Чистай шәһәреннән «Багалмам» керәшен халык фольклор ансамбле солисты Анна Савельева лауреат исемен яулады.
«Безнең йорт — Татарстан» фестивале, аның Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп уздырылган гала-концерты, чыннан да, иксез-чиксез Россиядә «Халыклар күп — Ватан бер генә» булуын төрле милләтләрнең җыр-биюләре аша раслады.
Ольга Гудошникова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев