Бердәмлектә көч: сәйтәклеләр хәрбиләргә ярдәм күрсәтүен дәвам итә
Менделеевск районы халкы да берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм итә.
Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләре маскировка челтәрләре үрә, ризыклар әзерли, окоп шәмнәре ясый. Ярдәм даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора. Сәйтәк авылында да бу эш бик актив бара. Алар эчке киемнәр тегәләр, токмач кисәләр һәм башкалар. Алар көн саен диярлек фронтка кирәкле әйберләр әзерләү белән мәшгуль.

Сәйтәк авылы халкының тырышлыгы фронттагы егетләргә зур ярдәм. Туган як, күңел җылысы белән ясалган әйберләр бигрәк тә кадерле була.
Шушы көннәрдә алар токмач кискәннәр, помидордан салатлар ясаганнар.
«Авыл халкына рәхмәт. Көзнең мул байлыкларын, җиләк-җимеш алып киләләр. Аларны хәрбиләргә дип чистартабыз, китптерәбез, катырбыз. Эшне бергә башкарабыз», – дип яза клуб җитәкчесе Ясмину Гыйззәтуллина.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев