Теләче районы үзәк ял паркында республика көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.
Бу көнне район үзешчәннәре матур эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясады. Сәхнәдә олы яшьтәгеләр, яшь буын да үзләренең осталыкларын күрсәтте.
Бәйрәмдә якташлары, Россия Федерациясе җыены Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Калимуллин, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий һәм Татарстан Республикасы почтасы җитәкчесе Илнур Мәхмүтов та катнашкан.
Колбагыш авылыннан “Беләзек” керәшен фольклор ансамбле дә халыкны керәшен җырулары белән сөендергән.
Бәйрәм барышында спортны үз итүчеләр өчен дә бик күп кызыклы бәйгеләр оештырылган, күргәзмәләр дә эшләгән. Балалар да бу көнне рәхәтләнеп ял иткән. Караңгы төшкәч тә, район халкы бәйрәмнән таралырга ашыкмаган. Киресенчә, концерт бара торган урында, тамашачылар, арткан гына.

Мария Яковлева фотолары.
Нет комментариев