Чистай районының Бахта авыл клубы «Бакча — Буыннар бәйләнеше» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Бу көнне авыл клубы территориясендә яңа җимеш агачлары пәйда булды. Бу акция — яшь буынның тарихи хәтерне саклавы һәм илебезнең батыр үткәненә хөрмәт күрсәтүенең ачык мисалы.
«Агач утырту — табигать алдында бурычны үтәү; бабалар хәтерен саклау; киләчәк буыннарга кайгыртучанлык күрсәтү. Кулдан утыртылган агач йөрәктә мәңгелек эз калдыра. Килгән, ярдәм иткән, эшебезне хуплаган һәркемгә рәхмәт», — диделәр авыл клубы хезмәткәрләре.

Светлана Малышева фотолары
Нет комментариев