Бахтадан 55 ел бергә гомер итүче Садыйковлар: «Тапкан малга шөкер итеп яшәдек»
Чистай районының Бахта авылында яшәүче Людмила һәм Ринат Садыйковлар моннан 55 ел элек гаилә корып җибәрәләр.
Ринат күп балалы гаиләдән булса, Людмила әти-әнисенең бердәнбер кызы була.
«Тормыш булгач, төрле хәлләр булды инде, шатлыгы да, хәсрәте дә. Шулай да бирешмәдек, үз көчебез белән тапкан малга шөкер итеп яшәдек», – диләр алар.

Садыйковларның бер-бер артлы балалары туа. Олы кызлары Венера бүгенге авыл клубында сәнгать җитәкчесе. Аниса балалар бакчасында пешекче.
«Әти гомере буе колхозда, чылбырлы тракторда, әни сыер да сауды, дуңгыз фермасында да эшләде, бригада хезмәткәре дә булды. Иң үзәккә үткәне, гектарлап чөгендер утарга бару иде, мин иң өлкәне булгач, гел булышып йөрдем», – дип искә алып үтте кызлары Венера Миняева.
Икенче кызлары Лариса өйдә генә. Алар ире Юрий белән бик күп мал тоталар. Авылда мал асраучылардан иң күп мал тотучы да алар. Эльмира Чистайда яши, сәүдә эшендә. Ә төпчекләре Альбина – маникюр остасы. Кызганычка, бердәнбер уллары Алик, 16 яшендә үк, бу дөньядан мәңгелеккә күчә. Ләкин бер-берсенә терәк булып яшәгәч, авырлыкларга бирешмиләр. Бугенге көндә аларның 16 оныклары, 9 оныкчыклары бар.
Бүгенге көндә Ринат белән Людмила тормышларыннан бик канәгать.
«Без үзебезне бик бәхетле пар дип саныйбыз, – диләр бертавыштан. – Кызларыбызга рәхмәтлебез. Алар белән горурланабыз. Барлык эшләребездә дә алар ярдәм итә. Кияүләребез дә бик әйбәт кешеләр.
Альбина Хәйруллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев