Бахтада һәйкәл яңартылды
Чистай районының Бахта авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә салынган һәйкәл төзекләндерелде.
Җиңүнең 80 еллыгын Бахта авылы яңартып төзекләндерелгән һәйкәл белән каршылый. Бахтадан сугышка киткән ир-егетләрнең 150се яу кырында ятып калган. 81 фронтовик илгә җиңү яулап, туган авылына исән-сау кайткан.
Мөслим авыл җирлеге башлыгы Ландыш Хәбибуллина әйтүенчә, хәзерге вакытта Бахтада барлыгы 235 кеше яши, шул исәптән, балалар да. Ә бу — Бахтаның киләчәге өметле, дигән сүз. Ул балаларның 3есе бакчага йөри, 9ы башлангыч класста укый, 15е күрше Мөслим авылы мәктәбендә белем ала.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, Бахта авылындагы һәйкәлгә, җирле бюджет исәбенә, ремонт ясатканнар. Һәйкәлгә уелган исем-фамилияләр дә яңартылган.
Бахта авылы китапханәчесе Валентина Чапыжникова хәбәр итүенчә, бу һәйкәл Бахта авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр истәлегенә 1990 елда салынган. Ул Бахта кешеләре — Тихон Ефимов (1928 елгы) белән Иван Никитин (1927) тырышлыгы белән төзелгән. Кирпеч постаментка урнаштырылган бетон конструкциядән торган стеланың иң очына Ватан сугышы ордены макеты урнаштырылган.«Вечная память односельчанам погибшим в боях Великой Отечественной воны 1941-1945 г.» дип язылган һәйкәлдәге мәрмәр тактага ул вакытта 117 кешенең исем-фамилиясе уелган булган.
— Бахтадагы бу һәйкәлне яңартып төзекләндерү буенча, безнең Алексей Ефимов башлап йөрде. Авылдагы зур эшләр һәрвакыт аның ярдәме белән башкарыла. Алексей Тихонович — Бахтаның зур хөрмәткә лаеклы кешесе, ул башлап җибәрә дә, аның яхшы башлангычын авыл халкы күтәреп ала. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәлне яңарту мәсьәләсен дә ул күптәннән кузгаткан иде инде. Мәрмәр тактада фамилия һәм инициаллар гына язылган иде. Кайда китаптан табып, кайда кешеләрдән сораштырып, исемнәрен һәм әтиләренең исемнәрен ачыклап, альбомга язып барган идем. Кайберләренең генә исем һәм отчестволары юк иде. Менә шуларны да Алексей Тихонович кемнәрдәндер сорашып, барын да ачыклады. Исемлекне аның белән икәү бергә карап дөресләдек. Мин дә барысын да белеп бетермим бит. Яуда һәлак булганнар, сугыштан исән кайтканнар белән бергә, һәйкәлдәге исемлеккә хезмәт армиясендә булганарны да керттек. Алары — 14 кеше. Окоп казырга йөргәннәрне дә, семьяларыннан сорап, керттек. Балалары, оныклары да килеп карап, укып, таныш исем-фамиляине күреп, «бу — безнең бабай» дип шатланып үтәләр. Халык бит «исәннәрнең — кадерен, үлгәннәрнең каберен бел» дип, юкка гына әйтми. Җиңү бәйрәмендә бакча балаларын, мәктәп укучыларын һәйкәл янындагы хәтер митингына алып киләләр икән, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы батырлары онытылмас, — дип сөйләде Валентина Яковлевна.
Ни кызганыч, Бахтада Җиңүнең 80 еллыгын инде бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны да, бер генә тыл хезмәтчәне дә каршы алмаячак — алар арабыздан китеп бетте. Ярый әле, Бахтаның балачаклары авыр сугыш елларына туры килгән, шул чорның бар авырлыгын олылар белән бергә кичергән 11 кешесе исән.
Җиңүнең 80 еллык юбилее көнендә, алар белән бергә, һәйкәл янындагы митингка Бахтаның яше-карты, бакчага йөрүче балалар һәм мәктәптә укучылар җыелыр. Алар илгә миллионнарча корбаннар китергән дәһшәтле сугышта башларын салган авылдашларын, тыныч тормышта яшәп арабыздан киткән фронтовикларны бер минутлык тынлык белән искә алырлар…
Авылларда һәм шәһәрләрдә сугыш батырлары даны булып калыккан һәйкәлләр безгә тынлыкның да никадәр зур бәхет икәнен, дөньяларның — тыныч, ил-көнең имин булу мөһимлеген искәртеп, һәрчак азат илдә яшәвебезне теләп торыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев