Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Бахта авылы зиратында зур өмә булган

Зиратларның чиста булуы авыл халкының да тәртипле булуын күрсәтә. Чистай районының Бахта авылы зираты да авылга кайтучы һәркемне каршы алып озатып кала.

Һәр кешенең мәңгелек йорты – зират. Күпләребезнең кадерле кешеләре: әби-бабайлары, әти-әниләре, бертуганнары шунда җирләнгән.

Яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратлар да шулай ук җыештырылган, аның коймалары буялган булырга тиеш.

Бахта авылының «үлеләр өстендә» зур өмә оештырылган. Авыл халкы бергәләшеп зиратны җыештырган. Корыган, җәелеп үскән агачларны кисеп чыгарганнар, территорияне чүп-чардан арындырганнар. Корыган үләнне чабып куйганнар. Эшне бергәләшеп тиз башкарып чыкканнар.

«Ир-егетләр алгы як койманы сүтеп, элек утыртылган баганаларны алдылар, чөнки анда яңаларын куярга җыеналар. Авыл халкы бердәм булып бу изге эштә катнашты.

«Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел», дип, юкка гына әйтмәгәндер халык. Бик олы мәгънә ята шушы сүзләрдә. Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту – исәннәрнең изге бурычы», – дип сөйләде Чистай районы керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов.

Алексей Ефимов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев