«Бәхетне кеше үзе ясый»: Галина Тякмякова - Иске Тәрбитнең хөрмәткә лаек, үрнәк кешесе
Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында гомер кичерүче Галина Тякмякова авылдашлары өчен тырышлыкның, сабырлыкның һәм мәрхәмәтлелекнең үрнәге.
Галина 1949 елда Иске Тәрбит авылында туып-үсә. Хезмәт юлын 1965 елда башлап җибәрә. Уналты яшендә колхозда эшли башлый. Егерме бер яшендә авылдашы — тракторчы Валерий Тякмяков белән гаилә корып җибәрә. Әти-әниләре, туганнары янәшәсендә авылда төпләнеп калалар. Бер-бер артлы берсеннән-берсе уңган-булган алты балага гомер бүләк итәләр.
Галя түти гомере буе фермада эшли. Сыер да сава, бозаулар да карый, таналар төркемен дә туплый. Үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп үти. Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, Галина Тякмякова 1972 елда «Социалистик ярыш җиңүчесе», 1973-1975 елларда «Иң яхшы сыер савучы» исемнәренә лаек була. Өй түрендә кадерләп саклана торган күпсанлы дипломнар, медальләр һәм бүләкләр дә — аның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Гаиләсе белән бергә колхозда кара көзгә кадәр чөгендер эшкәртәләр, печән хәзерлиләр, абзар тутырып мал, кош-корт асрыйлар.Шул арада балаларны да чиста-пөхтә итеп мәктәпкә озатырга да өлгерә. Алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй, балалары да үзләре кебек үк кешелекле хезмәт сөючән булып үсә.
Галя түти каенана белән дә уртак тел таба. Алар 55 ел дус-тату булып яши.
Галя түти җиде елга якын урын өстендә авырып яткан кайнанасын тәрбияләде. Аны соңгы юлга озатканнан соң, күршеләрендә яшәүче ялгыз карчык Татьяна Осипованы үзләренә сыендырдылар. Чит-ят кешене тәрбияләү һәркемнең дә көченнән килми, ә мәрхәмәтле ханым аны да дүрт ел карады.
Кызганычка каршы, тормыш иптәше Валерий дәдәйнең күзләре күрми, мөстәкыйль рәвештә йөри алмый. Инде Галя түти җиде ел аны карый.
Галина Тякмякова барлык күршеләре, авылдашлары белән яхшы, дустанә мөнәсәбәттә яши, көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. 2015 елда «ТНВ»дан «Каравай» тапшыруы өчен, «Май чабу» бәйрәмен төшерергә килгәннәр. Казан кунакларын, «Сәүдияр» фольклор ансамблен, милли ризыклар белән өстәл хәстәрләп, ачык йөз белән каршы ала.
Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый, диләр. Галина һәм Валерий Тякмяковлар, үз бәхетләрен үзләре тудырып, газиз балаларына hәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган әти-әни, яраткан оныкларына, оныкчыкларына ягымлы әби, бабай, туганнарына олы терәк булып яшиләр.
Авылдашлары исеменнән: Людмила Степанова, Иске Тәрбит
Людмила Степанова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев