Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Башкалар эшли алмаслыкны башкара ул: Иске Мәлкән авылы халкы Альберт Павловка рәхмәтле

Минзәлә районындагы Иске Мәлкәндә туып-үскән Альберт Павлов – авылны саклап калуга үз өлешен кертүче кеше.

Минзәлә районында бик күп авыллар, су басу зонасына туры килгәнлектән, юкка чыккан. Иске Мәлкән авылы бетмәсә дә, аны географик карталарда табып булмый. Ләкин, уңган кешеләре булганда, авыл яши әле. Иске Мәлкән авылы халкы борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле булулары белән аерылып торган. Альберт Тамарович – шундыйларның берсе. 

Әнисе Анна да шушы авылда туып-үскән, гомер буе шунда яшәп, шунда хезмәт иткән. Тамар дәдәй белән Анна түти балаларын кешелекле, ярдәмчел, хезмәт сөючән итеп үстергәннәр. Альберт кечкенәдән үк бер авыр эштән дә курыкмый. Авыл баласы булгач, колхозда кара көзгә кадәр бәрәңге алырга, чөгендер эшкәртергә, ындыр табагында эшләргә, печән әзерләргә дә туры килә аңа. Төп белемне Яңа Мәлкән урта мәктәбендә ала. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайтып эшли башлагач, күрше авыл кызы Зәлифә белән тормыш коралар. 

«Бер булганнан бар да була» дигән сүзләр Альберт турында әйтелгән дә инде. Күршедә генә яшәүче әнисенең дә зур терәге. Үз тракторы белән халыкка иртә таңнан кичкә кадәр я җир сөрә, я печән чаба. Авылдагы Закар коесын чистартуда да, башня насосын алмаштыруда да, зиратны чабуда да, коймаларын тотуда да ул башлап йөрүче. Башкалар эшли алмаслыкны ул башкара. Аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән бер кешене дә кире бормый. Кирәк икән, тракторын, машинасын да төзәтеп бирә. Шуңа авыл халкы рәхмәтләрнең иң олысын аңа әйтә. 

Ул өйләнгәч тә авылын ташлап китми, төп нигезләренә каршы якта гына өй төзеп башка чыкты. Хатыны Зәлифә белән 3 кызларының, 2 оныкларының уңышларына куанып яшиләр. Тынгысыз, туган җанлы Альберт Павлов булганда, Иске Мәлкән яши һәм яшиячәк.

Мәквия Калинина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев