Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек»нең мастер-классына Хуҗа Хәсәннән «Инешкәй» ансамбле килде

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан «Инешкәй» ансамбле башкалабызда керәшен биюе һәм җыруы буенча мастер-класста булып китте.

Хуҗа Хәсәннең «Инешкәй» балалар фольклор ансамбле «Туым жондозы-2024» фестивалендә фольклор коллективлар арасында Гран-прига лаек булган иде. Оештыручылар бу ансамбльгә махсус бүләк –  «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең керәшен биюе, җыруы, культурасы буенча комплекслы мастер-классына сертификат тапшырган иде.

Мастер-класста «Инешкәй»гә йөрүче балалар керәшен бию элементларын өйрәнделәр, вокал буенча дәрес алдылар, шулай ук, «Бәрмәнчек» ансамбленең репертуары белән дә таныштылар.

«Безне бик җылы каршы алдылар. Бию буенча мастер-класс хореография залында узды. Беренче тапкыр шундый  зур көзгеләр каршына басып биедек. «Бәрмәнчек»леләр бию күнегүләрен күрсәткәндә чәчләр үрә торды. Ничек шулай тыпырдап бии алар, сулыш алырга да өлгермиләр, дип гаҗәпләндек. Алар безгә яхшы энергия, бер җылылык бирделәр.

Вокал буенча мастер-классны уздыручы артистларны барыбыз да сәхнәдә күреп белә идек. Ә бүген үзләре белән якыннан таныштык. Аларның тавышлары! Таң калдык. Җырлап кына калмыйча, ноталарны да күрсәттеләр, акапелло да җырладык. Бүген без ниндидер бер әкияттә булдык кебек, – дип сөйләде «Инешкәй» балалар фольклор ансамбле җитәкчесе Светлана Бартязова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев