«Бәрмәнчек»леләр Псков шәһәрендә керәшен культурасын күрсәтте
Псков шәһәрендә Россия халыклары бердәмлеге елы башлану уңаеннан концерт булды. Анда төрле халык биюләре, җырлары яңгырады.
Концерт Псков өлкәсенең филармония залында узган. Анда өлкә губернаторы Михаил Ведерников та катнашкан.
«Россия халыкларының бердәмлеге елы – безнең күпмилләтле мәдәниятебезгә тагын бер кат кагылу мөмкинлеге», – дип билгеләп узган.
Чыгыш ясар өчен Россиянең төрле почмакларыннан иҗат коллевтивлары, ансабмльләр килгән: Казанның «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле; Карачай-Черкас республикасы Дәүләт филармониясе бию театры; Архангельктан Дәүләт академик Төньяк рус хоры; Псковтан Россиянең атказанган халык иҗат коллективы – «Русские узоры» бию театры. Алар һәркайсы үз якларындагы биюләрне, җырларны башкарып, төрле музыка уен коралларында да уйнаганнар. «Бәрмәнчек» исә, керәшен һәм татар халык культурасын күрсәткән.
«Псков халкын үз культурабыз, аның үзенчәлеге белән таныштыра алуыбызга шат. Безнең коллективка истәлекле бүләкләр: Псков осталарының эшләнмәләрен, сувенирлар тапшырдылар», – дип яза «Бәрмәнчек»леләр.
Фото: Юлия Туктарева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев