Хәбәрләр

«Бәрмәнчек» яңа сезонын башлый

Концертта керәшен белән беррәттән, башка халыклар культурасы да күрсәтеләчәк.

«Бәрмәнчек» — 16 ел эчендә иҗат дөньясында үз урынын тапкан, тамашачысы күңелен яулаган һәм халкыбыз горурлыгы булган ансамбль. Елдагыча, ансамбль быел да тамашачыга матур концерт әзерли.

18 январь көнне 13:00 сәгатьтә Яшел Үзәндәге «Родина» музыкаль театрында «Без бердәмлектә...» («Музыка в единстве») дип аталган концерт узачак. Монда ансамбльнең «алтын фонды» булган, иң яхшы номерлар күрсәтеләчәк. Шулай ук, әле беркайда да яңгырамаган яңа җыр-биюләр дә булачак.

«Бу сезонны ачу уңаеннан, концертны һәр елдагыча Казанда түгел, ә Яшел Үзәндә куярга уйладык. Анда, керәшен белән беррәттән, рус, татар, казах, мишәр җыр-биюләре дә булачак. Яңа чыгышлар әзерлибез, музыка уен коралларында да үзгәрешләр көтелә. Бөек Җиңүгә багышланган патриотик чыгышлар да булачак», – дип хәбәр итә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова.


Нет комментариев