Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең патриотик концерты була

16 апрельдә керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле «Солдат җөрәге турында...»гы («Сердце солдата») патриотик концертка көтеп кала.

«Бәрмәнчек» үзенең концертын Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлый. 

Концерт музыкаль спектакль форматында узачак. Тамашачы төп герой белән 3 сугышны күрә алачак: 1812 елдагы Наполеонга каршы сугыш, 1914-1918 еллардагы I Бөтендөнья сугышы, 1941-1945 елдагы Бөек Ватан сугышы.

Төрле чорлардагы ул сугышлар аша солдатлар язмышы күрсәтеләчәк. 1812 елгы Наполеон сугышында – казак-нагайбәк тормышы. 1814 елны Франциянең башкаласы Парижда нәкъ менә нагайбәк карендәшләребез Җиңү Парадын башлап җибәргән.

I Бөтендөнья сугышындагы гади керәшен солдатының язмышы белән танышырга була. Монда тамашачы шул чордагы керәшен авылындагы «Рекрут озату» йоласын караячак. 

Бөек Ватан сугышының бу музыкаль спектакльдә күрсәтелә торган солдаты образының прототибы – керәшен геройлары генерал-лейтенант Дмитрий Карбышев һәм Берлиндагы Рейхстагны алуга шаһит булган карендәшебез, Казанда яшәүче Александр Малов.

Концерт ахырында халык көйләре, нагайбәкләр җыруы, сугыш чоры җырлары яңгыраячак.

Концерт Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында узачак. 

6+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев