«Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле январь аендагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады
Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле өчен январь ае уңышлы булды.
Ансамбль үз эшчәнлегенә нәтиҗәне социаль челтәрләрдә ассызыклап үтте.
– 18 январь көнне «Бәрмәнчек» үзенең яңа сезонын ачып җибәрде: Яшел Үзәннең «Родина» музыкаль театрында «Без бердәмлектә...» («Музыка в единстве») дип аталган концерт куйды. Анда ансамбльнең «алтын фонды»ндагы иң яхшы номерлар күрсәтелде. Шулай ук, тамашачы «Бәрмәнчек»нең әле беркайда да яңгырамаган яңа җырларын ишетте, биюләрен күрде.
– Январь аенда танылган этнограф, галим Геннадий Макаров ансамбль артистларын «Образцы народного творчества кряшен» дигән китап белән таныштырды. Думбырада уйнау буенча мастер-класс уздырды.
– Шулай ук, бу айда «Бәрмәнчек» ансамбле Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан Казанга килгән «Инешкәй» ансамбленә йөрүче балалар өчен керәшен биюе һәм җыруы буенча мастер-класс булды.
– Үз чиратында, «Бәрмәнчек»ләр өчен дә осетиннарның милли биюе буенча мастер-класс булган. Анысын Төньяк Осетияның «Артхурон» социаль мәдәни оешмасы җитәкчесе Георгий Бестаев үзе үткәрде.
– «Бәрмәнчек» ансамбленә яңа артист-вокалист өтәлде. Ул – Татарстанның атказанган артисты, карендәшебез Зоя Борисова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев