«Бәрмәнчек» ансамбле белән Марина Карпова Россия-Кытай фестивалендә керәшен җыруы башкарды
«ЗимФестАмур» кышкы спорт төрләре халыкара Россия-Кытай фестивале 28 февральдән 1 мартка кадәр Амур елгасы бозында, ике дәүләт чигендә уза. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инде кичә үк Амур өлкәсенә эш сәфәре белән барды. Сәфәр барышында делегация «Союз» һәм «Ангара» старт комплексларын, шулай ук Мобиль хезмәт күрсәтү манарасын карады.
Быел ярышларда беренче тапкыр кунак регионнар катнаша: Россия ягыннан — Татарстан, Кытай ягыннан — Аньхой провинциясе. Татарстан уеннарга Казанның «Ак Бүре» спорт мәктәбеннән 9-10 яшьлек яшь хоккейчылар командасын җибәрде. Яшь спортчыларга өч тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе Данис Зарипов ярдәм итәчәк, ул Амур хоккейчылары өчен мастер-класс үткәрәчәк. Яр Чаллыдан «КАМАЗ Мастер» командасы йөк машиналарының чыгышларын күрсәтәчәк. Татарстаннан дүрт спортчы кышкы йөзү буенча 25 һәм 50 метрлы дистанцияләрдә, шулай ук команда эстафетасында катнашачак.
Бүген, 28 февраль көнне, Рөстәм Миңнеханов һәм Амур өлкәсе губернаторы Василий Орлов Благовещенск шәһәрендә «ЗимФестАмур» кышкы спорт төрләре халыкара Россия-Кытай фестивален ачты.
Тантаналы чарада шулай ук Хэйлунцзян провинциясе Халык Хөкүмәте рәисе урынбасары Хань Шэнцзянь, Хэйхэ шәһәре Халык Хөкүмәте рәисе Цинь Бо һәм шулай ук Кытайдан кунак төбәк буларак катнашучы Аньхой провинциясе вәкилләре катнашты, дип искәртә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов кунаклар алдында чыгыш ясаганда фестивальне Россия белән Кытай арасындагы стратегик партнерлыкны ныгытуның яхшы мисалы дип атады.
«Бу мөһим чара Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасындагы стратегик партнерлыкны һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуның мисалы булып тора. Уеннар спорт өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүнең мөһимлеген күрсәтә. Әлеге фестиваль – тәҗрибә алышу, һөнәри осталыкны арттыру һәм спортчыларның яңа буынын илһамландыру өчен яхшы мөмкинлек», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе.
Губернатор Василий Орлов катнашучыларны рус һәм кытай телләрендә сәламләде, Хэйлунцзян провинциясе партнерларына һәм Татарстан кунакларына чарага килүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Фестиваль безнең халыклар арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне тагын да ныгытыр, дип ышанам! Барыгызны да ярышларны ачып җибәрү белән котлыйм!» - диде ул.
Фестивальнең мәдәни программасына республиканың иҗат делегациясе җәлеп ителгән. Кунаклар өчен халык-сәнгать һөнәрләре күргәзмәсе оештырылган.
Фестивальдә керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле белән Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова бергәләп «Безнең ил» керәшен җыруын башкарды.
Иң кызыклы мизгелләрнең берсе «КАМАЗ-мастер» командасыннан күрсәтмә узыш булды. Рөстәм Миңнеханов К5 спорт машинасы руле артына утырды һәм Василий Орловны боз трассасы буйлап йөртте, дип яза «Татар-информ».
Фестиваль Амурда 2017 елдан бирле үткәрелә һәм Россия-Кытай спорт хезмәттәшлегенең төп вакыйгасына әверелде. 2025 елда ул 300гә якын катнашучыны җыйды.
Фото һәм видеоны «Бәрмәнчек» дәүләт ансамбле тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев