«Бәрмәнчек» ансамбле Бакуда узган Сабантуйда катнашты
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек» ансамбле Бакуда узган Сабантуйда катнашты

14 июнь көнне Бакуның тарихи үзәгендә «Каспий Сабантуе» узды. Анда Татарстанлылар да катнашты.

Бәйрәм кунакларын халык осталары, музыкантлар һәм артистлар каршы алган. Бәйрәм мәйданчыгында Татарстан һәм Әзербайҗан коллективлары катнашында зур концерт оештырылган. Быел «Каспий Сабан туе»н Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Яшел Үзән районы хакимияте оештырды.Татарстан осталарының кул эшләре күргәзмәсе-ярминкәсе тәкъдим иткәннәр. Сабантуйда, шулай ук, кулдан ясалган эшләнмәләрне күрергә, традицион һөнәрләр белән танышырга һәм мастер-классларда катнашырга мөмкин булган.

Сабантуйга кадәр, 11 июндә керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле Россия көне уңаеннан оештырылган тантаналы кабул итүдә катнашты. Ансамбль кунакларны Татарстанның бай музыкаль мирасы белән таныштырган.

Әзәрбайҗандагы Сабантуй — бәйрәм генә түгел, халыклар арасында дуслык символы да. Ул мәдәниятләрнең бер-берсен баетуына ярдәм итә һәм башка халыкларга татар халкы традицияләре белән танышырга мөмкинлек бирә.

Фотолар «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең ВКонтанкте төркеменнән.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев