«Бәрәнҗәр» ансамбле солистлары яңартылган мәдәният йортында тамашачыларны сөендерде
4 февраль көнне, Коры Көрнәле мәдәният йортында, капиталь ремонттан соң яңартылган бинада, Алексеевск районындагы Кр. Баран авылының «Бәрәнҗәр» халык фольклор коллективы солистлары катнашында күркәм концерт узды.
Ансамбль солистлары, үзләренең традиционон керәшен җырулары белән, тамашачыларны халык мәдәниятенең бай дөньясына алып кереп, онытылмас мизгелләр бүләк иттеләр. Концерт программасы бик бай булуы белән тамашачыларның күңеленә үтеп кереп, аларны милли рухка күмгән. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зоя Кузнецова сүзләренчә, кичә чынлап та бәйрәмчә, җылы һәм күңелле узган.
«Безнең матур, күңелле көйләребез һәм җырларыбыз тамашачыларны бик нык сөендерде. Бу кичә авыл халкы һәм район кунаклары өчен зур вакыйга булды, ул халык традицияләрен саклауның һәм үстерүнең мөһимлеген тагын бер кат раслады. Концертта районның барлык авыл мәдәният йортларыннан килгән талантлар катнашты», – диде ул.
Яңартылган мәдәният йортында узган бу концерт, авылның мәдәни тормышында мөһим урын алып, халык сәнгатенең яшәвенә һәм үсешенә зур өлеш кертте.
Рәфидә Низамова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев