«Бәрәкәт»леләр республика смотрында «Айбагыр»ны тәкъдим иттеләр
Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы 2026 елда балалар лагерьлары өчен программалар смотры уздырды. Ул «Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру» төбәк проекты кысаларында үткәрелә.
Төрле юнәлештәге профильле һәм тематик программалар смотры 2015 елдан бирле үткәрелә һәм республикада балалар ялын оештыручыларның барысын да үзенә җыя.
Ике этапта оештырылган смотр нәтиҗәләреннән чыгып, баллар рейтингы буенча реестр төзелә. Бу смотрда Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков һәм аның урынбасары Лиана Самойлова да катнашып, үз проектларын яклаганнар. «Айбагыр» лагере, аның балаларга патриотик, рухи тәрбия бирүдәге эшчәнлеге белән таныштырганнар.
«Лето» үзәге директоры Нина Шимина билгеләп үткәнчә, бюджет дотациясенә ия путевка-юлламаларның гадел бүленүе һәм һәм идеядән алып кадрлар составына кадәр исәпкә алынган иң яхшы программаларга бирелүе мөһим.
Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев